Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Колхозның алдынгы сыер савучысы Мария Васильевна Паньшина нәрсәләр турында хыяллануы турында сөйләгән

Һәр чорда эшли белгән һәм яшәргә яраткан, хезмәт казанышлары белән дан тоткан кешеләр бар.

Мария Васильевна Паньшина ике тапкыр Хезмәт батырлыгы ордены кавалеры, күп еллар «Куйбышев» исемендәге колхозда сыер савучы булып эшләгән.

Колхозлар заманында мондый бүләкләр авыл хуҗалыгының иң тырыш, җаваплы һәм намуслы хезмәткәрләренә генә тапшырылды.

Мария Васильевна 10 сыйныфтан соң ук эшли башлавын сөйләде. 11 нче сыйныфка бармаган, чөнки әтисе җитди авырып киткән һәм гаилә өчен акча эшләргә кирәк булган. Өстәвенә, Мария күп балалы гаиләдә өлкән бала була.

Башта төрле эшләрдә эшләгән, аннары учетчица, 1967 елдан - 33 ел сыер савучы була (пенсия алдыннан гына өч ел бозаулар караган). Гомуми хезмәт стажы 40 елга якын.

- Башта кулдан, аннан аппаратлар белән саудык. 16, ә кайчакларда 18-19 сыерны кул белән савасың, өч-дүрт сәгать вакыт уза иде. Йөк машинасының кузовында еракка Вертубашкага йөрдек. Эшкә чыкмаган сыер савучыларның да сыерларын сава идек әле. Аларны саумыйча калдырып булмый бит инде. Үзем савымны беркайчан да калдырмадым, бер генә тапкыр мунчада ис тигәч кенә бара алмадым, әле ул чакта бозаулар карый идем. Безне, яхшы эшчеләр буларак, бозаулар караучы итеп күчерделәр, чөнки бозаулар бик күп үлә иде. Без карый башлагач, бу хәл берничә тапкырга кимеде. Безнең заманда сөтне чиләкләр белән ташыдык, ә хәзер - сөтүткәргеч һәм ферма янәшәдә генә. Карыйм, сыер савучылар эшкә китә генә, ул да булмый, кире кайталар. Безнең савым өч тапкыр иде. Иртәнге сәгать өчтә торып, өйгә 8дә генә кайтасың, ә 11дә кабат савымга, кич белән тагы барасы. Өйдә булмадым да диярлек, - дип искә ала Мария Васильевна үзенең хезмәте турында.

Ә өйдә зур хуҗалык һәм өч бала. Рәхмәт инде, каенанасы Анна Михайловна булышкан, килене һәм механизатор улы тәүлек буе эштә. Әбиләре алар белән яслегә барганчыга кадәр утырган. Ул чакта аналарга балаларны карау буенча бернинди «отпуск»та бирмәгәннәр. Бала тудырганнан соң ике айдан эшкә чыкканнар. Ире вафатыннан соң Мария Васильевна каенана белән бер түбә астында яшәгән, ул үлгәнче 27 ел бер-берсенә ярдәм иткәннәр.

Сыер савучылар көн саен ел әйләнәсе сәгать 3тә торганнар, Мария Васильевна «туйганчы йоклар идем» дигән бер хыял белән яшәгән. «Эшләп йөргәндә йокым беркайчан да туймас, дип уйлый идем. Пенсиядә булуыма да 12 ел инде, күпме кирәк, йокла гына да бит, юк шул, элеккеге гадәт белән яктыра башлауга торам. Өстәвенә, яшь тә үзенекен итә, кул-аяклар да авырткалый...».

Аны 1976 елда 3 дәрәҗә Хезмәт батырлыгы өчен беренче орден белән, ә икенчесен - 2 дәрәҗәдәгесе белән нәкъ 10 елдан соң бүләклиләр. Беренче бүләген югары трибунадан котлап Чистайда, икенчесен Яңа Чишмәдә тапшырганнар. Мария Васильевна берничә тапкыр конференция делегаты, өч ел Петропавел авыл Советы депутаты булган. Колхоз бүләкләр дә биргән, хезмәт хакы да 90 сум - ул чорларда зур акча түләгән.

Героебызның бөтен тормышы туган авылы, ата-бабаларының җире белән бәйле. Табигате буенча ул аралашучан һәм шат күңелле кеше. Аякларына зарланса да, эшсез торырга яратмый.

Әнисе Анна Семеновнаны 12 ел элек үзенә алган. Ул 93 яшендә булса да, шәп йөри һәм һәрвакыт үзенә эш таба: хәтта, бүлмә гөлләрен дә күчереп утырта. Әнисенең ике күзенә дә операция ясаганнан соң, күзләре тулысынча җайлана, ул күзлексез укый.

Мария Васильевна янына кызы Татьяна (ул мәктәптә пешекче булып эшли), улы Сергей белән килене Ирина да килә, кирәк булса, кибеткә дә баралар, чөнки ул үзе чиркәүдән башка беркая да йөрми, аяклары авырта.

Аның шәһәрдә яшәүче ике апасы да еш кайтып йөриләр. Оныклары да килә. 21 сентябрьдә, барысы да аның туган көнендә каенанасы Анна Михайловнаны искә алу көненә җыелган. Түбән Камадан улы Александр туган ягына кайтырга җыенган. Ата-аналар йортын ремонтлау буенча күп эш башкарган, әмма ахырынача төгәлләнмәгән - 5 ел элек автомобиль руле артында вафат булган.

Мария Васильевнаның 6 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар. 1 гыйнварда аңа 74 яшь тула. Быел, 8 март көнне, аны район мәдәният йортында хөрмәтләгәннәр һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт хаты һәм тузан суырткычы тапшырганнар. Анна Семеновна да, тыл хезмәтчәне буларак, бәйрәмдә бүләк алган.

Күренеп торган урында авыл җирлеге башкарма комитетыннан тагын бер Рәхмәт хаты эленеп тора. «Миңа аны район башлыгы Вячеслав Козлов үзе тапшырды», - ди Мария Васильевна горурланып.

Ә сервантта ул үзе, Вячеслав Михайлович һәм колхоз чорындагы тагын ике алдынгы сыер савучының фотосы куелган.

- Безнең авылда ул буын сыер савучыларның нибары икесе генә калды: мин һәм Нина Ерохина. Башка беркем дә юк инде, - ди Мария Васильевна.

Авыруларына карамастан, ул оптимист булырга тырыша: «Картайгач, авырулар да була шул инде. Ә болай тормыштан зарлану гөнаһ булыр иде. Кибетләрдә барысы да бар, пенсия җитәрлек, Путиннан да 10 мең сум акча бирделәр бит әле».

Ул бүгенге сыер савучыларның һәр иртәдә аның йорты янында җыелулары, транспорт көтеп утырулары турында сөйләде. «Нидер турында фикер алышалар, көләләр. Дүртенче 20 минутта китәләр. Һәм мин дә торам, сыер саварга барам, диярсең» - дип көлә ул элекке чорларны сагынгандай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев