Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Комиссия эшенә йомгак ясалды

Газета укучыларыбызга хәбәр  иткәнебезчә, 28  майдан 1 июньгә чаклы безнең районда коррупциягә каршылык күрсәтү мәсьәләләре буенча республика экспертлар төркеме эшләде.


1 июньдә район башлыгы Вячеслав Козлов һәм ТР  Президенты Идарәсенең коррупциягә  каршы сәясәт мәсьәләләре буенча баш киңәшчесе Салават Рәхимов катнашында комиссия эшенә алдан нәтиҗәләр  ясалды.
Утырышка авыл җирлекләре башлыклары, районның бюджет учреждениеләре җитәкчеләре чакырылган иде.
Комиссия эшенә йомгак ясап Салават Рәхимов муниципаль хезмәткәрләрнең, АҖ депутатларының һәм авыл башлыкларының керемнәре, чыгымнары, милекләре турында мәгълүматлар бирү мәсьәләләренә кагылды. Ул шулай ук муниципаль хезмәттә мәнфәгатьләр низагына китерүче хәлләрне һәм коррупциягә каршы законны үтәү турындагы  положениеләрне аңлатты.
Моннан кала, Идарәнең баш киңәшчесе муниципаль хезмәттә мәнфәгатьләр  низагына юл куймауда (булдырмауда) тиешле чараларны үзвакытында кабул итү буенча рекомендацияләр һәм сорауларга җаваплар бирде.
Коррупциягә каршы көрәш эшен камилләштерү буенча ачыкланган кимчелекләр һәм тәкъдимнәр район җитәкчелеге тарафыннан контрольгә алынды.
Азат МУСИН.
Автор фотосы                  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев