Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Корбан ашында

    Бу көннәрдә Корбан гаете уңаеннан районның барлык татар авылларында бәйрәм ашлары уздырыла.

    18 октябрьдә Акбүре авылындагы "Нургаяз" мәчетендә бәйрәм ашы үтте. Әлеге изге эшкә Әнвәр Залаков һәм Исмәгыйль Хәсәншиннар корбан чалган.

    Шулай ук иртәгә, 22 октябрьдә, авылның Мәхмүт бабай Залаков исемен йөртүче икенче мәчетендә корбан ашы үткәреләчәк.

    Корбан итләрен шулай ук ялгыз картларга, ятимнәргә һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә дә өләшкәннәр.

    Азат МУСИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: