Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Коронавирус белән авыраучылар саны арта

Татарстанда коронавирус буенча вазгыять киеренке кала. Республикада көн саен 150-160тан артык чир йоктыру очраклары теркәлә.

27 октябрьгә Татарстанда COVID-19ның 29,8 меңнән артык очрагы теркәлгән. 25 меңгә якын кеше терелгән. Үлем очраклары да арта - барлык чорда 927 кеше үлгән, шуларның 70е - соңгы атнада.
Яңа Чишмә районында коронавирус белән авыраучылар саны 96 кешегә җиткән, шул исәптән соңгы атнада 4 кеше чирләгән. Кызганычка каршы,  безнең районда коронавирустан яки аның нәтиҗәләреннән үлү очраклары да бар.
Атна эчендә хастаханәдән тыш пневмониянең 51 һәм ОРВИның 103 очрагы теркәлгән. 26 кеше стационарда дәвалана, шуларның 6сы - Чистай госпиталендә.
Чикләүләр һәм QR-кодлар кертелгәннән соң   прививка ясатучылар саны арта. Безнең районда вакцинацияне 8815 кеше узган, вакцина запасы бар. Әмма вакцинацияләү темплары Красный Октябрь, Тубылгы Тауда, Архангел, Петропавел һәм Черемухово Бистәләрендә мактанырлык түгел (анда халыкның 30-60%ы гына прививка ясаткан). РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская сүзләренчә, РҮХгә мөрәҗәгать итүче авыруларның күбесе нәкъ менә шушы торак пунктлардан.
Районда яшәүчеләрнең игътибарын тагын бер кат санитар куркынычсызлыкның барлык чараларын үтәүгә юнәлтәбез, 60 яшьтән өлкәнрәкләр өйдән бик кирәк вакытта гына чыгарга тиеш (авыручыларның иң зур проценты алар өлешенә туры килә).
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев