Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында коронавирустан да, грипптан да вакцина ясатырга була

Яңа Чишмә районында коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү дәвам итә.

Районга барлыгы 8000 доза вакцина кайтарылган. Прививканы 7430 кеше ясаткан, шуларның 6830ы  вакцинаның икенче дозасын алган. Вакцина запасы бар.
Соңгы көннәрдә хастаханәдән тыш пневмония һәм ОРВИ белән авыраучылар санының артуы күзәтелә. Атна эчендә пневмониянең 19 һәм ОРВИның 105 очрагы теркәлгән. 22 сентябрьгә 20 кеше стационарда дәваланган, шуларның 9ы Чистай шәһәренең ковид госпиталендә.
Хәзер шулай ук гриппка каршы вакцинацияләү бара. Районга 2500 доза кайтарылган. Прививканы 894 кеше  ясаткан, шул исәптән 400 бала.
Гриппка каршы прививканы ясатырга теләүчеләр РҮХ поликлиникасына яки җирле ФАПларга мөрәҗәгать итә ала. Вакцинацияләү бушлай.
Коронавирус белән хәл торышы катлаулы булып кала бирә, көн саен Татарстан буенча аның 50-55 очрагы теркәлә. Шуңа күрә һәр җирдә битлек режимы, социаль дистанцияне үтәү һәм башка санитар куркынычсызлык чаралары саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев