Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

«Козлова М. И.» КФХ савымчысы Ольга Андриянова ике айда 60 тоннадан артык сөт савып алган

Авыл хуҗалыгы оешмаларында гыйнвар-февральдә сөт саву буенча «Козлова М.И.» КФХдан сыер савучы өч оператор лидерлар өчлегендә.

Хамзәев Акмал, Еферова Наталья һәм Андриянова Ольга – өчесе дә Волчья Бистәсендә бер фермада эшлиләр. Алар барысы да яшь һәм энергияле хезмәткәрләр. 2021 елның ике аенда гына да аларның район буенча күрсәткечләре 60 тоннадан артык.

Бүген без Ольга Андриянова турында сөйлибез. Ул КФХда тугызынчы ел эшли, ә сыер савучы булып гомуми эш стажы 15 ел. Шушы еллар эчендә Ольга үзен җаваплы һәм хезмәт сөючән хезмәткәр итеп күрсәткән. КФХда аның турында болай диләр: «Югары сыйфатлы сөт алу өчен хуҗалыкта сөт җитештерүчәнлекне арттыру ысулларының барысын да куллана. Саву җиһазлары белән оста эш итә. Сыер саву аппаратларын көн саен тиешенчә тәртиптә тотуга намус белән карый». Без аның үзеннән дә кызыксынып сорадык:

- Югары нәтиҗәгә сез ничек ирештегез?

- Мөгаен, сыерлар бозаулый башлагачтыр. Әлбәттә, яхшы ашатырга тырышабыз. Моннан тыш, сыер савучылар иртән һәм кичен азык бирәләр, көндез бу эшне терлекчеләр дә башкара. Бозаулар алдыннан сыерларга яхшы ял итү мөмкинлеге бирәбез, бу вакытта без аларны тиешенчә карыйбыз: ашатабыз, чистартабыз. 60 сыердан торган бу төркемне мин җәен алган идем, моңа кадәр бозаулату бүлегендә эшләдем. Күп сөт бирә торган сыерлар Пермь краеннан кайтарылган гына иде әле. Җәй ахырында алар сөт бирүдән ташлаттылар һәм бозаулар алдыннан ял иттеләр, ә яңа елдан бозаулый башладылар.

Ольга сүзләреннән соң бер нәтиҗәгә киләсең: сыерның сөте – телендә, тәрбия яхшы булганда, сыерлар да сынатмый. Сыер савучы эше аңа ошый, ди ул. Хезмәт хакын вакытында түлиләр, айга ике тапкыр, 40 меңгә якын чыга. Ольганың ире Александр хатыны белән бер фермада хезмәт куялар. КФХда ул 15 елга якын эшли: көтүче, аннан озак вакытлар слесарь булып, күптән түгел терлекчелеккә күчкән.

Ольга - күп балалы әни. Олы улына 17 яшь, ул эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән һәм ветлечебницада эшли, калганнары мәктәп укучылары, кечкенәсенә 10 яшь. Әти-әниләре аларны да, өй терлекләрен карауга җәлеп итеп, авыл хезмәтенә өйрәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев