Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Куелган бурычлар үтәлде

Яңа Чишмә районы буенча РСФ клиентлар хезмәте 2024 ел эшенә йомгак ясады

Хисап җыелышы эшендә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев, социаль Фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Фердинат Закиров, Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге рәисе Анастасия Козлова катнашты.

Россия Социаль фонды клиентлар хезмәтенең 2024 елда Яңа Чишмә районында башкарылган эше турындагы доклад белән бүлек җитәкчесе Нина Пузикова чыгыш ясады.

«Социаль фонд халыкка күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре саны буенча лидерларның берсе булып тора һәм гражданнарга дәүләт хезмәте алу юлын мөмкин кадәр гадиләштерергә омтыла. Без һәр гражданин турында аның социаль статусына, яшенә һәм тормыш хәленә карамастан кайгыртабыз. Безнең бүлекнең ышанычлы канаты астында балалар, әниләр, ата-аналар, пенсионерлар, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар, хәрби хезмәткәрләр һәм ветераннар бар.

Яңа Чишмә районында клиент хезмәтендә (бүлек хокукларында) 11 кеше эшли, шулардан: 1 кеше – бурычлар белән эшләү бүлегендә, 4 кеше административ-хуҗалык бүлегендә, бер баш белгечнең СВО белән килешү төзү сәбәпле эшчәнлеге туктатылган, клиент хезмәте җитәкчесе бала карау буенча ялда.

Көн саен кешеләр белән очрашып, безнең һәр хезмәткәр эшне оештыру, технологияләрне белүгә, компетентлылык һәм стресска чыдамлылыкта тикшерү уза. Безнең уртак максатыбыз – халыкка сыйфатлы дәүләт хезмәте күрсәтү. Халыкны кабул итү ике тәрәзәдә алып барыла. Кабул итү буенча эш экстерриториаль рәвештә, бердәм тәрәзә режимында алып барыла.

2024 елда клиент хезмәтенә 3332 кеше мөрәҗәгать итте. ЕПГУ аша клиент хезмәтенә бармыйча гына пенсия, социаль иминият мәсьәләләре, белешмәләр бирү һ.б. сораулар буенча 1858 кеше мөрәҗәгать итте. Телефон аша 700 тапкырдан артык консультация үткәрелде.

Фонд Бөек Ватан сугышында катнашучыларны һәм инвалидларны пенсия белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирә. Быел Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысы да бер мәртәбә бирелә торган түләү алачак: Фонд ветераннарга һәм фронтовикларның тол хатыннарына, шулай ук балигъ булмаган концлагерь тоткыннарына – 80әр мең сум, ә тыл хезмәтчәннәренә һәм балигъ булган концлагерь тоткыннарына 55әр мең сум түләячәк.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле, социаль фонд анда катнашучыларны – хәрби хезмәткәрләрне, мобилизацияләнгәннәрне, шулай ук аларның гаилә әгъзаларын тулысынча үз күзәтчелеге астына алды. Татарстан бүлеге әлеге категория гражданнарга социаль түләүләр, социаль ярдәм чаралары күрсәтә һәм реабилитацияләүнең техник чаралары белән тәэмин итә.

Безнең Фонд бик күп төрле түләүләр һәм хезмәтләр белән тәэмин итә. Һәм безнең төп бурыч – Татарстан Республикасының һәр гражданы пенсия һәм социаль иминият системасында үз хокукларын белсен өчен барысын да эшләү. Ә без, үз чиратыбызда, аларны тәэмин итү гаранты булып торабыз», - дип сүзен йомгаклады Нина Пузикова.

Татарстан буенча РСФ бүлеге идарәчесе урынбасары Фердинат Закиров билгеләп үткәнчә, ел йомгаклары буенча Россия Социаль фондының клиент хезмәте Яңа Чишмә районында социаль фонд алдына куелган барлык бурычларны профессиональ рәвештә үтәде.

Бик яхшы эше, югары профессионализмы, куелган бурычларны тормышка ашыруда сыйфатлы якын килүе өчен клиентлар хезмәте җитәкчесе Нина Пузикова РФ Социаль фонды бүлегенең Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.

Татарстан Республикасы буенча Россия социаль фонды бүлегенең Рәхмәт хатлары белән әйдәп баручы белгечләр – экспертлар Миләүшә Минабетдинова һәм Светлана Буйнякова бүләкләнде.

Шулай ук 2022 ел йомгаклары буенча ОСФРның Рәхмәт хаты декрет ялында булган бүлек җитәкчесе Лилия Хираҗевага тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев