Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Акбүре авылында яшәүче Минҗиһан Минхәер кызы Минхәирова - кул эшләре остасы да, шагыйрә дә

Кул эшләре белән Минҗиһан апа кечкенәдән үк шөгыльләнә. Аңа хәзер 76 яшь булса да, ул искиткеч матур һәм кирәкле әйберләр ясаудан туктамый.

- Мин җиде малай һәм ике кыз булган күп балалы гаиләдә туып үстем. Мин өченчесе идем, шуңа күрә хатын-кызлар эшенә яшьтән үк өйрәндем . 10 яшемдә мин барысын да эшли белә идем инде: ашарга әзерләү, идәннәр, керләр юу, тегү. Кул эшләренә мине әнием өйрәтте, ул бик оста иде, - дип башлады сүзен Минҗиһан апа. 11 яшендә ул инде  үзенә, абыйларына һәм сеңелләренә башлыклар, ыштаннар, кофта, күлмәкләр теккән. Өстәвенә, кул энәсе белән, чөнки тегү машинасы булмаган. Минҗиһан апага, гаиләдә өлкән кыз буларак, эш барыннан да күбрәк эләккән.

Ул яхшы укыган, әмма гаилә зур булганга, әнисе алга таба укырга җибәрмәгән. Җиденче сыйныфтан соң колхозда эшли башлый. «Авыр эшләргә алындым. Чөнки көчле идем. Эштән курыкмадым, әти - әниемә ярдәм итәр өчен акча эшләргә тырыштым», - дип сөйли Минҗиһан апа.

Кияүгә чыккач, җиде ел сыер савучы һәм башка авыр эшләрдә эшли, өйдә дә өчәр сыер сава. Хуҗалыкта әле тагын үгезләр, сарыклар, кош-кортлар булган. Ирен өйдә күрми дә диярлек, Шәйхетдин абый ветфельдшер булып эшләгән - ул да тәүлек буе эштә. Тугыз ел урында яткан каенанасын карый. Кечкенәдән эшләп үсүе һәм, шул ук вакытта, барысына да өлгерү, алай гына да түгел, яраткан кул эшенә вакыт табу - боларның барысына да аның көче ничек җиткән соң?

Хәзер ул ыргак (крючок) белән бәйләү һәм алмазлы чигү белән генә шөгыльләнә. Бу хакта Минҗиһан апа шундый мавыгу белән сөйли ки, хәтта ирексездән башкарып карау теләге туа. Кофталар, жилетлар, башлыклар, челтәрләп эшләнгән косынкалар, табуреткаларга чехоллар, келәмнәр, сувенир чәчәкләр һәм уенчыклар бәйли.

Идеяләрне Интернеттан ала, ә күбрәк үзе уйлап таба. Мәсәлән, яулык өчен ниндидер бизәкне бәйләү процессында камилләштергәч, бөтенләй өр-яңа рәсем пәйда була. Күптән түгел генә бик матур җылы юрган теккән.

Аның элементы кабарынкы, холлофайбер тутырылган 10х10 см-лы квадрат капчык. Юрганга йөздән артык шундый капчык киткән икән, ул аларны тоташтырып тукымага урнаштырган. Шундый оста һәм пөхтә эшләнгән, фабрикада тегелгән диярсең.

«Юрганны кирәксенеп эшләвем түгел иде. Моны эшләве кызык һәм катлаулы булганга гына алындым» - дип аңлатты Минҗиһан апа.

Диварларда алмазлы мозаика ысулы белән ясалган искиткеч матур пейзаж, натюрморт һәм авыл күренеше сүрәтләнгән картина эленгән. Алмазлы мозаика - төрле төстәге кечкенә элементларны әзерләп куелган рәсемгә ябыштыру. 40 х 50 см үлчәмле бер картинаны  бер ай эчендә ясаган. Ә кечерәк үлчәмле ике картинаның һәркайсына ике-өч атнага якын вакыт киткән. Эш бик вак, басылып эшләүне таләп итә торган булса да, аның сабырлыгы җитә, бу эш Минҗиһан апага бик ошый. «Күзләрем дә, аллага шөкер, әлегә сынатмый», - ди ул. Иҗат өчен махсус журналлар, бисер, җепләр, киндер яздырып алдыра - Интернет аша заказ бирә.

Өйдә аның эшләнмәләре хәзер күп түгел. Ул аларны туган-тумачаларына: кызына, киленнәренә, оныкларына, башка туганнарына бүләк итә. Бервакыт ике ел эчендә челтәрләп эшләгән 16 җылы шәл-косынка бәйләгән, өйдә хәзер берсе генә калган. Өйдәге барлык эшләрне башкаргач, яраткан шөгыле өчен дә вакыт табарга тырыша. Теләк булганда, әгәр күңелең куша икән, нигә эшләмәскә соң?!  «Төнлә дә бәйли, аның куллары беркайчан да тик тормый», - ди ире Шәйхетдин абый.

«Мин боларны эшләгәндә, күңелем тынычлана. Балалар өчен кайчагында борчыла башлыйсың, барысы да яхшы булса да, әни йөрәге шундый инде ул. Шул чакта кул эшләренә керешәм», - ди үзенең бу эшкә нык бәйләнгән булуын аңлатып.

Дүрт ел элек Минҗиһан апа кул эшләре бәйгесе буенча район конкурсында катнашып, беренче урынны яулаган.

Баксаң, Минҗиһан апа кул эшләренә генә оста түгел, ә шигырьләр дә яза икән. Талантлы һәр яктан да талантлы, дип юкка гына әйтмиләр шул.

- Шигъри юллар башымда көтмәгәндә туа: өй эшләрен, бакчада эшләгәндә. Шуңа күрә минем кесәмдә һәрчак кәгазь һәм ручка була. Берәр фикер туса, эшемне туктатам да, язып куям. Йокларга ятсам да - шулай.

Минҗиһан апаның йөздән артык шигыре бар. Шушы көннәрдә китап нәшриятында аның «Үткән гомерләрне барлап... »  дигән җыентыгы басылып чыкты. Тиражы 70 данә чамасы. Аның шигырьләре элек җирле шагыйрьләр җыентыкларында басылып чыккан. Үзе әйткәнчә, ул танылу максатыннан түгел, ә күңел, балалар һәм оныклар өчен иҗат итә.

Өйдә тәмле итеп пешерергә, кул эшләре белән шөгыльләнергә, зур йортны карарга, кыскасы, барысына да өлгерә. Шәйхетдин абый исә моны раслый. «Аллага шөкер, исәнлек кирәк, сау-сәламәт булсак, барысына да көчебез җитәр», - ди хуҗабикә.

Алар икесе дә ачык йөзле һәм кунакчыл кешеләр. Өйләре зур, заманча, барлык уңайлыклары бар - шәһәрдәге кебек. Ике уллары гаиләләре белән Яр Чаллыда яшиләр, кече кызлары Рамилә Казанда табиб булып эшли. Кул эшләренә балалары гына түгел, оныклары да өйрәнгән. Шунысы яхшы, осталык гаиләдә буыннан-буынга күчә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X