Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә Һәлак булганнарны искә алдылар

Хәтер һәм кайгы көнендә Яңа Чишмәдә митинг булып узды

22 июнь көнне Яңа Чишмәдә һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган митинг булды.

22 июнь - Ватаныбыз тарихында иң кайгылы көн – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Нәкъ 80 ел элек, 1941 елның 22 июнендә, фашистлар Германиясе безнең илгә һөҗүм ясый. Миллионлаган кеше гомерен юк иткән, якыннарын югалткан сугыш безнең йөрәкләрдә һәм күңелләрдә мәңгелек эз калдырды. 22 июнь - сугыш турында искә төшерү генә түгел, ә тарихның бер өлеше ул, аны онытырга ярамый.

Бөек Ватан сугышы миллионлаган гомерләрне өзде, йөзләгән мең гаилә якын һәм яраткан кешеләрен югалтты. Сугыш 1418 көн һәм төн дәвам итте. Сугыш елларында фашистлар 17110 шәһәрне һәм поселокны җимерде, 70 меңнән артык авылны яндырды, 32 мең завод һәм фабриканы шартлатты һәм яраксызга чыгарды. Безнең ил 27 миллион кешене, шул исәптән 4 миллион баланы югалтты. 13 миллион бала ятим калды. Балалар, картлар, хатын-кызлар, солдатлар без тыныч күк йөзендә яши алсын өчен үз гомерләрен бирде.

Митингны район башлыгы Вячеслав Козлов ачты. Ул билгеләп үткәнчә, бу кайгылы көнне без сугыш кырларында һәлак булган, тылда Җиңүне якынайткан кешеләрне искә алабыз. Бөек Ватан сугышы фронтларында безнең районның 10 меңгә якын кешесе сугышкан, шуларның яртысыннан артыгы яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган. Һәм безгә бу истәлекне киләчәк буыннарга батырлык дәресе буларак тапшырырга кирәк.

Митингта шулай ук район ветераннар советы рәисе Александр Скоков чыгыш ясады. Ул яңачишмәлеләрне һәлак булган якташларыбыз турындагы истәлекләрне онытмаска чакырды.

Митинг бер минутлык тынлык һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбыз һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев