Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Ленин урамында «Ишегалды көне» бәйрәме үтте

Әбиләр чуагы - авыл халкы өчен ял һәм бәйрәмнәр вакыты.

Бу көннәрдә Яңа Чишмәдә «Ишегалды көннәре» үткәрелә.  Завод, Заливная урамнарында алар инде үткәрелгән һәм менә кичә аны Ленин урамындагы күп катлы йортларда яшәүчеләр бәйрәм итте. Бәйрәмгә хәтта сибәләп торган яңгыр да киртә булмады. Чарада район башлыгы Вячеслав Козлов,

ТКХ МУП начальнигы Алексей Иванов, Яңа Чишмә АҖ башлыгы вазыйфаларын башкаручы Татьяна Маланчевалар катнашты.
Бәйрәмдә Ленин урамында яшәүчеләр арасында иң өлкән кеше - Зинаида Филипповскаяны, иң тату гаилә - Наил һәм Халидә Моталаповларны, күптән түгел беренче балалары туган

Денис һәм Ирина Косовларны һәм «Йортлар өчен җавап бирүчеләр»нең (« Старшие по дому») иң активларын - Лидия Ерашова, Татьяна Җиһаншина һәм Лариса Моксиноваларны хөрмәтләделәр.


Бу бәйрәмне Юрий Киселев, балалар сәнгать мәктәбе бию коллективы, «Селяночка» ветераннар вокаль коллективы, яшь артистка Настя Ерашова һәм район мәдәният йорты артистлары чыгышлары бизәде.
Район китапханәсе белгечләре һәм зур буйлы Микки Маус курчагы балаларның күңелен күтәрде.
Район башлыгы авыл халкын Авыл көне белән котлады, халык  тарафыннан бирелгән сорауларга җаваплар бирде, барысын да 17, 18 һәм 19 сентябрь көннәрендә узачак сайлауларга килергә чакырды, шулай ук covid -19 инфекциясеннән һәм грипптан вакцинация үтәргә өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X