Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Ленино АҖ:Үзәк урамда да бәйрәм

Бүгенге көндә Ленино авыл җирлегендә үзара салым буенча эшләр төгәлләнгән һәм гражданнар җыеннарында нәтиҗәләр дә ясалган инде: билгеләнгән эшләр тулысынча үтәлгән.


Ленино авылындагы Үзәк урамга вак таш җәелгән; Горшково скважинасының санитар саклау зоналарын коймалауны проектлау тәмамланган, план инде әзер; су белән тәэмин итү системасы өчен запас частьләр һәм материаллар сатып алынган; Горшководагы зират территориясе чистартылган; вак таш сатып алынган; кышкы чорда юлларны карап тоту өчен түләнгән.
Ленинодагы Үзәк урамда яшәүчеләр юлның быел вак таш җәелүеннән канәгать.
Күп балалы Марина Чумакова шатлыгы белән уртаклаша: «Хәзер балалар өйгә пычрак һәм балчык ташымый, ул пычракны (сазны) итекләрдән юып бетереп тә булмый иде. Ә хәзер алар мәктәпкә ботинкадан йөриләр, чиста һәм канәгатьләр». Ә Валентина Лукина ире авырып киткәч, аны машинадан өйгә кадәр күтәреп керүләрне, кыскасы, барлык авырлыкларны искә ала. Өстәвенә, аларның 87 яшьлек әнисенә юл өзеклегендә өйдә генә утырырга туры килгән. Хәзер исә берәр җиргә барырга теләсәң, галош та кирәкми: юлы да чиста, яктырту да әйбәт.
 Менә шулай, бер гаилә - күп балалы, икенчесендә – авыру һәм өлкән яшьтәге якыннары булса да, үзләренең гаилә бюджетыннан елдан-ел уртак эшкә акча бүлеп бирәләр, шуның ярдәмендә «үз урамнарына бәйрәм килүенә ирешкәннәр».
Ленинолыларның 2020 елга планнарында Горшково авылында һәм Ленинода Җиңүнең 40 еллыгы урамында юлны тәртипкә китерү, роторлы чапкыч сатып алу, шулай ук авылларны төзекләндерү: юл кырыйларын чабу, чүплекләрне чистарту, юлларны кардан арындыру һәм башкалар буенча эшләрне дәвам итү. Гражданнар җыеннарында бу планнар бертавыштан хупланды, димәк, алар да үтәләчәк.


Лариса ФЕДОРОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев