Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Ленино өчен ел уңышлы узган

5 февральдә Ленино авылында узган халык җыенында 2019 елга йомгак ясалды һәм 2020 елга бурычлар куелды.

Ленино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Мария Дубровина елның авыл өчен уңышлы узуы турында хәбәр итте. Мәдәнияттә, мәктәптә, хатын-кызлар советы эшендә уңышлар бар. Бу хакта хатын-кызлар советы рәисе һәм мәдәният йорты директоры Светлана Питеркина, мәктәп директоры Владимир Валасеев сөйләде. Ленинолылар эшли торган «Агро-Основа» ҖЧҖ дә дә ит һәм сөт күбрәк җитештерелгән, артым һәм савым да зур.
Район башлыгы Вячеслав Козлов ел актив узганы өчен авыл халкын мактады, уңай моментларны билгеләп үтте. Районда эшләгән 24 республика программасының 4се Ленинода булган: 4 км яңа суүткәргеч салынган, Ленино авылының Үзәк урамы буенча юлга вак таш җәелгән. Ул авыл юллары янындагы кафе сервисын республикада иң яхшыларның берсе дип атады. Ленинода юл буе сәүдәсен үстерү өчен барлык шартлар да бар һәм җирле халыкка моннан актив файдаланырга кирәк, дип билгеләп үтте ул. Мисал итеп, район башлыгы федераль трасса буендагы Имәнкискә авылын китерде. Имәнкискәлеләр ел саен юл буйларында 12шәр млн. сумлык шәхси ярдәмче хуҗалык продукциясе саталар. һәм бу бары тик исәпкә алынган акчалар гына әле.
Вячеслав Козлов авылда мини-фермалар төзү өчен икътисади актив кешеләр табуны мөһим дип атады. Өстәвенә, дәүләт авыл бизнесын үстерүгә бушлай акча бирә. «КФХ төзү – терлекләрдән керем дә, эш урыннары да дигән сүз», - дип ассызыклады ул. Район башлыгы Шахмай һәм Чабаксар авыл җирлекләре халкын мисалга китерде. Моннан тыш, сөт тапшыруда гына да 2019 елда 17  йорт хуҗасы миллионер булды.
Ленино урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары арасында ДЙА буенча икелеләрне төзәтү чаралары, суррогат аракы сату фактларын ачыклау, алкогольдән явызларча файдаланучылар белән хатын-кызлар советының тәрбия эше буенча фикер алыштылар. Вячеслав Козлов Ленино балалар бакчасының 2021 елда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт ясау республика программасына кертелүен хәбәр итте. Ул ленинолыларга авыл тарихы буенча сораулар бирде һәм барлык җаваплар да дөрес иде. Шулай ук бүгенге тормышта социаль челтәрләрнең әһәмияте турында да сөйләде һәм авыл җирлеге сайтын яхшы алып барган өчен Мария Дубровинаны мактады.
Вячеслав Козлов  җирле хакимияттә 10 ел хезмәт куйган, авыл җирлегенең элеккеге башлыгы (2019 елдан лаеклы ялга чыккан) Виктор Веретенниковка рәхмәт белдерде.
Ленино халкы хуҗасыз йөрүче терлекләр, авылны төзекләндерү, Үзәк урам буенча яңа суүткәргечләр салу, шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы артык калган продукцияне нишләтергә кирәклеге, Яңа Чишмә - Архангел юлын ремонтлау турында сораулар бирде. 4 км 600 метр асфальт салынган инде. 3 км. калган. «Финанслауда «Татнефть»нең дә катнашуына ирешәчәкбез», - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Җирле гыйбадәтханә башлыгы Сергий атакай якшәмбе мәктәбе өчен гыйбадәтханә подвалын төзекләндерүдә актив катнашучы В.Д. Сапарев, В.Д. Леонтьевларга Рәхмәт хатлары тапшырды.  Л.А. Кондеева, М.Д. Демидов һәм шулай ук өлкән яшьтәге ирле-хатынлы Алешиннар, Леонтьевлар һәм Журавлевлар гаиләләре юбилейлары уңаеннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.


Ольга ИВАНОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев