Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Ленинодан Виктория Чумакова: «Минем гаилә бәхете турындагы хыялым тормышка ашты»

Бу якшәмбе көнне билгеләп үтелүче Әниләр көне алдыннан без укучыларны Ленино авылында яшәүче күп балалы Чумаковлар гаиләсе белән таныштырабыз

Виктория үз бәхетен бик яшьли - 17 яшендә очрата. Алексей белән ул Әлмәттән Ленинода яшәүче апасына кунакка кайткач таныша. Башта очрашып торалар, аннары телефон аша аралашалар. Ярты елдан соң туй ясыйлар. Яшь хатын, шәһәрне авылга алыштырудан курыкмый, алар иренең туган ягында - Ленинода яши башлыйлар. Бер елдан соң кызлары Полина туа. Бүгенгесе көндә (сүз уңаенда, 24 ноябрьдә гаилә корып яшәүләренә 13 ел булган), алар инде дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. Балалары алар өчен зур сөенеч, чөнки үзләре дә күп балалы гаиләләрдә үскән. Әлбәттә, әти кеше башта малай көткән, әмма хәзер кызларына сөенеп туя алмый. Виктория сүзләренчә, 1 яшь тә 4 айлык Милана «нәкъ әтисенең кызы» инде.

2012 елда АПКда яшь гаиләләргә торак бирү программасы буенча Чумаковлар 80 кв. метр мәйданлы зур йорт төзегәннәр. Төзелешкә булган барлык чыгымнарны дәүләт каплаган. Алексей күп еллар авыл хуҗалыгында хезмәт куя. Ул «Агро-Основа» ҖЧҖ механизаторы, өстәвенә, алдынгы да.

Кызларны әниләренә ярдәмче итеп тәрбиялиләр. Алар савыт-саба юалар, тузан сөртәләр, кечкенә сабыйны карыйлар. Полина һәм Вероника - 11 һәм 10 яшьлек кызлар, 6 яшьлек Дарина балалар бакчасына йөри. Хуҗалык эшләренә (күркә, тавыклар, дуңгызлар) балаларны әлегә катнаштырмыйлар – иртәрәк әле, тик бакчада алар булышалар - су сибәләр, чүп утыйлар, ягъни, кирәк булганның барысын да эшлиләр. Өлкән кызлар китапханәдә рәсем, әвәләп ясау буенча иҗат түгәрәкләренә йөриләр. Полина клубка җырларга йөри, биюгә язылган. Ул «5»легә генә укый. Күптән түгел инглиз теле буенча муниципаль олимпиада призеры булган. Кыз мөстәкыйль, аның белән дәресләр әзерләргә кирәкми һәм, әнисе әйткәнчә, ул бик принципиаль. Киләчәктә «күп акча түли торган» һөнәрне сайларга хыяллана. Верониканың холкы йомшак, юл куючан, ә Дарина бик актив һәм җитез. Кыскасы, Чумаковлар гаиләсендә кечкенә балалары булган гаиләләрдәге кебек. – Бер карыйсың тыныч, ул да түгел – шау-гөр киләләр, - ди әниләре елмаеп. - Балачак ул шулай булырга тиеш тә. Хәер, артык узындырмыйбыз. Шаярырга да чамасын белеп кенә рөхсәт итәбез. Тәрбияләүгә килгәндә, кирәк булса - йомшаграк, кирәк чакта җитди дә булабыз. Кызлар әтиләрен берсүзсез тыңлыйлар. Әти әти инде ул.

Гадәттә, тату гаиләләрдәге кебек, туган көннәр һәм бәйрәмнәрне бергә билгеләп үтәләр, кунаклар чакыралар. Ленинода ике яктан да туганнар байтак. Яңа елга бүләкләрне чыршы астына куялар, ә Полина, зур кыз буларак, Кыш бабайның барлыгына ышанмый.  Ә кечкенә кызлар өчен Алексей белән Виктория аларны Кыш бабай һәм Кар кызы киеменә киенеп котлаулары кызык. Әмма хәзер замана балаларын «алдый» алмыйсың, - ди Виктория.

- Бергәләп кая да булса бару, бик сирәк була, бигрәк тә хәзерге катлаулы вакытта, - ди ул. - Мөмкинлек булганда балаларны район үзәгенә бассейнга, балалар бәйрәмнәренә алып барам.

8 март һәм 23 февраль бәйрәмнәренә кызлар мәктәптә, балалар бакчасында әти-әниләренә кул эшләре, открыткалар ясыйлар. Әбиләрен һәм бабайларын да онытмыйлар. Әбиләренең берсе үзләреннән ерак түгел, ә Викториянең әти- әнисе алар белән бергә яши. Алар хәзер пенсиядә, Әлмәттә үз фатирларын берникадәр вакытка ябып, яшь гаиләгә хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә кайтканнар. Алексей көн буе эштә, әмма йорттагы һәм өйдәге ир-атлар эшенең барысына да өлгерә.

 Соңыннан без Викториягә берничә сорау бирдек:

- Сезнең өчен гаилә бәхете нәрсә ул?

- Бу - тату гаилә. Балалар күп булганда, теләсә кайсы ситуациядә үзара аңлашу, ярдәм итү, мәхәббәт, хөрмәт, муллык барлыкка килә. Шулай ук бөтен гаиләнең сәламәтлеге дә мөһим.

- Бу уңайдан сезнең хыяллар тормышка аштымы?

- Әлбәттә.

- Ә нинди дә булса хыялларыгыз калдымы соң?

- Шунысын әйтим, тулы бәхет өчен ниләр кирәк булса, бездә, Аллага шөкер, барысы да бар. Әмма хыялсыз яшәү кызык та булмас иде. Кечкенәсе үсеп килә, диңгезгә барырга телибез. Үземнең бер тапкыр да булганым юк, балачакта гына Соль-Илецкида булдык. Тик бу планнар гына, хыял түгел. Ә болай, мин бүгенге көн белән яшим, ә иртәгәсе - иртәгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X