Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Лидия Лотфуллина Зирекле музеена нигез салучы һәм аны оештыручы Мидхәт Газыймовның күпьеллык хезмәтен уңышлы дәвам итә

18 май - Халыкара музейлар көне

Музей эшенә бөтен күңелен бирә.

22 ел элек Лидия Зөфәр кызы Лотфуллина музейда смотритель (күзәтеп торучы) булып эшли башлый. 2017 елның мартыннан ул Зирекле авылының халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры вазыйфасында эшен дәвам итә.

Музей буйлап экскурсияләр, очрашулар, кичәләр, һөнәри бәйрәмнәр, юбилей даталары – Лидия Зөфәровна музейда үткәрелә торган барлык чараларны бер-берсенә охшатмыйча, аеруча үзенчәлекле итеп оештыра.  Алар кызыклы һәм файдалы үтсен өчен ниләр генә уйлап тапмый. Олы яшьтәге кешеләрне «Өлкәннәр көне»ндә  кунак итә, авыл хезмәтчәннәре, юбилярлар өчен чараларны, һөнәри бәйрәмнәрне матур үткәрә, музейга килгән кечкенәләрнең игътибарын дә җәлеп итә белә ул.

Музейга нигез салучы һәм аны оештыручы Мидхәт Газыймов Лидия Лотфуллинаның оста эш итә белүен аңлап, музей - йортны һәм коллектив белән җитәкчелек итүне нәкъ менә аңа ышанып тапшыра да инде.

«Минем укытучым. Ул тикшеренү сәләтенә, тәҗрибә белән уртаклашу, югары фәнни таләпчәнлек, принципиальлелек сыйфатларына ия һәм кешеләргә карата игелекле мөнәсәбәте белән аерылып тора. Мидхәт Гариф улы белән эшләгән еллар дәвамында ул музей эше тәҗрибәсе белән уртаклаша, мин аның авыллар тарихын өйрәнү, дөрес, факттагы, документаль материал бирү, эштә һәрчак төгәл булу буенча киңәшләрен истә калдырырга тырышам», - ди Лидия Лотфуллина үзенең хезмәттәше Мидхәт ага Газыймов турында (бүгенгесе көндә алар бергәләп чираттагы китапны бастырырга әзерләнәләр).

«Бүген исә Лидия Лотфуллинаның үзеннән музейда тәрбия процессын оста итеп оештыру сәләтенә өйрәнергә була. Район күләмендә дә, республика күләмендә дә музей эшен алып бару серләре белән уртаклаша ул», - дип сөйли хезмәттәше турында Яңа Чишмәдәге Туган якны өйрәнү музее директоры Татьяна Холина. - Ул киң белемле, эшлекле һәм энергияле кеше, авылдашларының музейга актив килүен тәэмин итә. Балалар бакчаларына йөрүчеләрне һәм мәктәп укучыларын музей экспонатлары, архив материаллары, документлар, фоторәсемнәр һәм китаплар белән сакчыл эш итәргә сабыр гына һәм аңлаешлы итеп өйрәтә. Аңа киңәш, ярдәм сорап өлкәннәр дә, яшьләр дә килә. Лидия Зөфәровна өчен иң мөһиме - көндәлек җентекле эш. Ул эзләнү һәм тикшеренү эшчәнлегендәге тәкъдимгә иң беренчеләрдән булып җавап бирә. Барлык мәгълүматлар агымында дөрес юнәлеш ала белә. Музейның хуҗалык проблемаларын уңышлы хәл итә».

Лидия Зөфәр кызы актив җәмәгатьче, берничә ел дәвамында лицейның ата-аналар комитетын җитәкләгән, Зирекле авыл җирлеге каршындагы хатын-кызлар советы әгъзасы, «Ак калфак» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Яңа Чишмә бүлекчәсе әгъзасы. Намуслы хезмәте, Яңа Чишмә районы Халык иҗаты һәм көнкүреше музееның эзләнү - тикшеренү эшчәнлеге системасын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен берничә тапкыр ТР Милли музееның Рәхмәт хатлары һәм Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары, Яңа Чишмә районы Ветераннар советының Рәхмәт хатлары, Бөтенроссия Татар конгрессының юбилей медале белән бүләкләнгән. Ул беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталып тормый, гел эзләнүдә. Акыллы, белемле, мөлаем. Өстәвенә, яхшы хатын-кыз - әни дә, ире белән белемле, тәртипле балалар тәрбияләп үстергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев