Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Людмила Ильдулова: «Зур гаиләгә һәм зур хуҗалыкка көчне сәхнәдә алабыз...»

Мавыгучы кешеләрдә ШЯХ һәм иҗат – бер-берсенә туры килә.

Авылда ялкауларга гына яшәү күңелсез, авылда эш җитәрлек, күңелсезләнеп утырырга вакыт калмаячак. Ничек ял итәргә һәм каян көч тупларга монысын инде һәркем үзе сайлый. Ә менә Чуаш Чабаксары авылыннан Ильдуловлар гаиләсе җыр-биюләрдән көч ала.

Сергей һәм Людмила Ильдуловлар гаиләсендә биш бала: Николай, Дмитрий, игезәкләр Маша һәм Даша һәм биш яшьлек Миша. Зур һәм тату гаиләдә һәр кешегә, тормышларын ямьләндереп, төрлеләндереп, матур итеп бизәп торучы эшләр табылган.

«Закамский» совхозы бетерелгәннән соң Ильдуловлар, зур хуҗалыкларыннан тупланган акчага, КамАЗ-миксерлар сатып алганнар. Вакыт белән бергә атлап, гаилә башлыгы Сергей Васильевич 12 ел элек шәхси эшмәкәргә әверелә һәм йөк ташу белән шөгыльләнә.

Людмила Ивановна, Алабуга көллиятен тәмамлап, почта бүлекчәсе начальнигы булып эшләгән, орлыкландыручы була, хәтта совхоз фермасы белән дә мөдирлек итә һәм бу эшне иҗат белән бергә алып бара (концертлар куялар, авыл бәйрәмнәрен үткәрәләр).

«Совхозларны һәм колхозларны үзгәртеп корганнан соң, мин үземне тулысынча мәдәният эшенә багышладым. Рәсми рәвештә Мәдәният йортында балетмейстер булып 20 ел эшлим инде. Шулай ук 35 баш савым сыеры, 20 баш яшь терлекләр, 35 баш дуңгыз асрыйбыз, кош - корт, тавыклар һәм үрдәкләребез дә бар, - дип сөйли Людмила. - Зур шәхси хуҗалыкта төп шөгыльләрдән азат булган һәркем эшли: олы улыбыз Николай (аңа 26 яшь) фермерлык белән шөгыльләнә, 100 баш МЭТгә исәпләнгән ферма төзи, Дмитрийга 24 яшь, ул Түбән Камада ГТХМда эшли. Алар әтиләре белән бергә иң авыр физик хезмәтне башкаралар (терлек азыгы әзерләү, амбарларны, ишегалларын төзекләндерү, терлекләргә азык салу һ. б.); Маша һәм Даша – мәктәп укучылары (алар өйдәге көндәлек эшләрне бик теләп башкаралар, ә сыерларны савуда нигездә җәй көне булышалар); Миша - балалар бакчасына йөри, хәтта ул да сыерларны куарга, чебиләрне ашатырга ярдәм итә».

Гаилә шулкадәр эш белән мәшгуль кебек, хәтта аларның буш вакытлары да юктыр, дип уйлыйсың. Юк, алай түгел икән шул. Көн саен диярлек аларның дүртесе җирле клубка ашыга.

 

«Сигез ел элек мин 14 баладан торган «Родничок» балалар фольклор ансамблен булдырдым – 7 малай һәм 7 кыз. Мәдәният хезмәткәре һәм чуаш халык иҗатын бәяләүче буларак, мин үсеп килүче буынны үз мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен яратырга өйрәтү бурычын куйдым. Моңа үз балаларымны да өйрәтәм. Мин җитәкләгән ансамбльдә Даша һәм Маша катнаша, хәзер Миша да артист булырга өйрәнә».

- «Родничок» балалар коллективы катнашында үткән концертларда берничә тапкыр булырга туры килде. Аларның чыгышлары җырлар, милли костюмнар, этник орнамент белән таң калдыра. Костюмнарга акча каян аласыз?

- Теләсә кайсы милли мәдәният образ аша җиңелрәк кабул ителә, ә образда мөһим атрибут - костюм. Безнең гаилә ансамбльгә иганәчелек итә: костюмнар, микрофоннар, тавышлы инструментлар сатып алабыз.

- Әмма бу бит шактый акча

- Без үз хыялыбызны тормышка ашыру өчен яшибез дә, эшлибез дә бит инде. Ә хыял - чуаш халкы тарихын саклауга кулдан килгәнчә өлеш кертү. - Бездә болай килеп чыга: ШЯХ - иҗатка иганә ярдәме күрсәтә, ә иҗат – хуҗалык эшләрендә алга таба эшләү өчен көч тупларга булыша.

- Гаиләдәгеләр – ирең һәм олы улларың бу “кыйммәтле” хыялга ничек карый?

- Аңлап һәм зур теләк белән ярдәм итәргә генә тырышалар. Алар безнең чыгышларда булырга яраталар, конкурсларда һәм фестивальләрдә җиңүләребез белән горурланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев