Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

"Маcленица атнасында мичтән коймак очты!»

Масленица – борынгы славян бәйрәме, ул атна буе дәвам итә. Бу вакыт эчендә безнең ата-бабаларыбыз кыш белән саубуллашканнар һәм язны каршы алырга әзерләнгәннәр.

   Славян халкы кышны озатканда шау – гөр килгәннәр. Атна буе җырлар, такмаклар яңгыраган. Яңа Чишмә интернат-йортында ә яшәүче әбиләр һәм бабайлар да бу рус традицияләрен хәтерлиләр һәм хөрмәтлиләр. Бу бәйрәмнең төп сыйы - коймак. Интернат-йорт белгечләре «Аш-су мәктәбе”ндә бу бәйрәмгә карата чара үткәрделәр. Чараның максаты-социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны кышны озату, Масленицаны бәйрәм итүнең халык традицияләре белән таныштыру, рус халык бәйрәмнәре тарихына кызыксыну уяту, туган илгә, аның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү. Коймакларны барлык катнашучылар да чиратлап кыздырды. Аннан бергәләшеп чәй эчтеләр, такмаклар, җырлар җырладылар. Коймаклар ит белән дә, эремчек белән дә бик матур һәм тәмле килеп чыкты!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев