Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Мария Андреевна Мартышованы якынлашып килүче юбилее белән котлаганнар

Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хаты тапшырылган

Юбилее алдыннан, Волчья Бистәсендә яшәүче 90 яшьлек  Мария Андреевна янында Яңа Чишмә районы башлыгы урынбасары Надежда Попкова һәм Буревестник АҖ башлыгы Иван Улитин булганнар.

РФ Президенты исеменнән Мария Андреевнага котлау хаты тапшырылган.     Надежда Попкова озак еллар нәтиҗәле хезмәте, балаларын тәрбияләү, актив тормыш позициясе өчен үзенең һәм район башлыгы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткергән. Авыл халкы һәм шәхсән үз исеменнән изге теләкләр теләп һәм бүләк биреп авылдашын юбилее белән Иван Улитин да котлаган.

Котлаулар һәм бүләкләр өчен рәхмәт сүзләрен әйткәч, Мария Андреевна кунакларга ванна алуда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иткән. Район башлыгы урынбасары аның үтенечен Вячеслав Козловка җиткерәчәген вәгъдә иткән һәм тыл хезмәтчәненең гозере җавапсыз калмас, дип ышандырган.

 Мария Андреевна Мартышованың үткән тормышы һәм хәзер ничек яшәве турында «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасының киләсе санында һәм сайтында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X