Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Медальләр тапшырылган

5 мартта Зирекле АМЙ-да Зирекле авылының тыл хезмәтчәннәренә "1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" тулу хөрмәтенә чыгарылган юбилей медальләре тапшырылды, дип хәбәр итте редакциягә Зирекле музее директоры Мидхәт Газыймов. -Архив мәгълүматлары буенча сугыш елларында мондыйлар 680 кеше булган. Медальләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов тапшырды (ул үзе...

5 мартта Зирекле АМЙ-да Зирекле авылының тыл хезмәтчәннәренә "1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" тулу хөрмәтенә чыгарылган юбилей медальләре тапшырылды, дип хәбәр итте редакциягә Зирекле музее директоры Мидхәт Газыймов.
-Архив мәгълүматлары буенча сугыш елларында мондыйлар 680 кеше булган. Медальләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов тапшырды (ул үзе дә Зирекле авылыннан). Тыл ветераннарыннан 49 сы гына исән, бүләк тапшыру тантанасына 20 дән артык кеше килә алган. Исәнлектә-саулыкта һәм муллыкта озын-озак гомер кичерегез, хөрмәтле ветераннар!
Моннан тыш, халык иҗаты һәм көнкүреше музее февральдә "Тыл геройлары - безнең хәтеребездә" дигән эш башлап җибәрде. Без өйборынча йөреп тыл хезмәтчәннәренең (үлгәннәре дә, исәннәре дә) фоторәсемнәрен җыябыз һәм 9 майга шулардан зур стенд һәм альбом ясаячакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев