Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Мәктәп белән хушлашу

    Шахмай урта мәктәбенең алты чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады.

    [15:42, 25.05.2022] Альмира: Быел мәктәпнең 56 нчы чыгарылышы булды, тантаналы чара мәктәпнең спорт залында үтте, анда балаларның әти-әниләре, ветеран-укытучылар һәм, әлбәттә инде, мәктәптә укучы 78 бала җыелды.
    Башта 9 сыйныфны тәмамлаучылар чыгыш ясады (алар җидәү). Дөрес, аларның күбесе мәктәпне техникум һәм колледжларга укырга керү өчен калдырып китәчәк. Аларның мәктәпкә бүләге -  видеолента рәвешендә ясалган хушлашу сүзләре - барлык җыелучыларның күңел кылларына тиде.
    Аннан соң тантананың төп сәбәпчеләре - 11  сыйныфны тәмамлаучы алты укучы чыгыш ясады. Зур программа барышында шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды, котлаулар әйтелде һ.б.  
    - БДИны уңышлы тапшырганнан соң, үзегезгә дөрес тормыш юлын сайлагыз, - диде аларга мәктәп директоры Резедә Нуртдинова. Ул укуда, спортта, мәктәпнең иҗтимагый тормышында уңышларга ирешкән укучыларга күп санлы грамоталар һәм дипломнар тапшырды.
    Чыгарылыш сыйныф укучыларын шулай ук  аларның беренче укытучылары, җирле үзидарә вәкиле Фәрдәнә Галимова, «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакторы Азат Мусин, элеккеге мәктәп директоры Камил Хәйруллин, педагогик хезмәт ветераннары Рауза Гатауллина һәм Хәлимә Хөснетдинова, балалар бакчасы, музей, мәдәният йорты хезмәткәрләре, беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре котлады.
    Әти-әниләр балалары белән вальс әйләнгәннән соң чыгарылыш сыйныф укучылары тагын дулкынландыргыч мизгелләр кичерделәр - алар өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Алда егетләр һәм кызларны дәүләт имтиханнары көтә һәм алар зур тормышка аяк басачаклар. Аларга уңышлар телик!

    Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: