Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Мәктәпләрдә вакансияләр ябылган, әмма проблемалар бар

    Яңа Чишмә районының кайбер мәктәпләрендә кайбер фәннәрне укыту буенча вакансияләр бар.

    -Әмма бу әлеге фәннәр укытылмый дигән сүз түгел – булган вакансияләр эчке, тышкы яраштырулар (совместителями) белән ябылган һәм дәресләр үткәрү өчен укытучы-пенсионерлар җәлеп ителә, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутина.

    Вакансияләр  ябылса да, проблемалар кала. Аерым алганда, район мәктәпләренә фән укытучылары кирәк:

    - Ленино урта мәктәбенә - физика (атнасына 11 сәгать), химия (атнага 8 сәгать), биология (атнасына 13 сәгать);

    - Акъяр башлангыч мәктәбенә - балалар бакчасы - башлангыч сыйныфлар (атнасына 18 сәгать), инглиз теле (атнасына 4 сәгать);

    Архангел мәктәбенә - химия (атнасына 4 сәгать), биология (атнасына 7 сәгать), физика (атнасына 4 сәгать), информатика (атнасына 3 сәгать), физкультура (атнасына 15 сәгать), ТИН (атнасына 2 сәгать), география (атнасына 8 сәгать), башлангыч сыйныфлар (атнасына 18 сәгать).;

    - Красный Октябрь мәктәбенә - немец теле (атнага 3 сәгать);

    - Яңа Чишмә урта мәктәбенә - физкультура (атнага 24 сәгать);

    - Чаллы Башы мәктәбенә – математика (атнасына 18 сәгать);

    - Чуаш Чабаксары  мәктәбенә – инглиз теле (атнага 18 сәгать);

    - Екатерина  мәктәбенә – инглиз теле (атнага 9 сәгать);

    - Тубылгы Тау  мәктәбенә – химия (атнасына 4 сәгать), биология (атнасына 8 сәгать).

    Кирәкле профиль буенча белемнәре булган барлык теләүчеләрне РМБгә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз, анда мәктәпкә эшкә урнашу өчен барлык кандидатураларны караячаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: