Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

Рус Тат
Район яңалыклары

Мәктәпләрне капиталь ремонтлауга 150 млн. сум бүлеп бирелгән

Быел өч мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак.

Республика программалары буенча Әдәмсә, Екатерина һәм Архангел мәктәпләрен капиталь ремонтлауга 150 млн. сумга якын акча бүлеп бирелгән.
Иң зур сумма – 60 млн.сумга якыны - Әдәмсә гомуми белем бирү мәктәбенә капиталь ремонт ясау өчен бүлеп бирелгән. Әлеге суммадан 11 млн. сум җиһазлар (өстәлләр, парталар, шкафлар, интерактив такталар, оргтехника һ.б.) сатып алуга каралган.
Әдәмсә мәктәбенә капиталь ремонтны «Чишмә-сервис» ҖЧҖ (җитәкчесе Шәүкәт Сабиров) алып бара.
Без 9 августта мәктәптә булдык һәм уку елы башына барлык эшләрнең дә төгәлләнүенә инандык. Биредә бик зур эшләр башкарылган. Су белән тәэмин итү, канализация, җылылык һәм электр системалары тулысынча яңартылган. Идәннәрдә яңа плитәләр ялтырап тора, асылмалы түшәмнәр ясалган. Барлык диварлар да штукатурланган, шпаклевкаланган һәм ачык, матур төсләргә буялган.
- Без монда 98 тәрәзә блогы, 86 ишек урнаштырдык, 2 мең кв.метрдан артык линолеум, 180 кв. метр плитә җәйдек, - ди Шәүкәт Шамил улы. -Көн саен 20-25 кеше эшли. Хәзер мәктәп эчендә барлык эшләр дә тәмамланган диярлек, кабинетларны, сыйныфларны җыештыру һәм чистарту эшләре башкарыла. Ә тышкы якта стеналарны җылытып металлосайдинг белән тышлау бара. Август ахырына барлык эшләрне дә тәмамларбыз, дип уйлыйм.
Мәктәп директоры Наталья Главнова да моңа ышана. Мәктәпнең бөтен коллективы бүлмәләрне, коридорларны һәм мәктәп территориясен җыештыруда һәм чистартуда ярдәм итә.
- Ремонтның шундый матур килеп чыгуына без бик шат, - ди Наталья Михайловна. - Барлык җиһазлар да диярлек кайтарылды, аларны урнаштыру эшләре бара. Азык-төлек блогын да ремонтлый алдык, анда да кирәкле  җиһазлар сатып алынган. Мондый ярдәм күрсәткәннәре өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт, ә төзүчеләргә сыйфатлы 

эшләре өчен рәхмәт белдерәбез һәм якынлашып килүче һөнәри бәйрәм – Төзүчеләр көне белән котлыйбыз. 1 сентябрьдә безнең барлык 60 укучы да матур һәм якты сыйныфларга килүләренә бик шат булачак.
Мәктәпне төзекләндерүдән тыш, «Чишмә-сервис» ҖЧҖ төзүчеләре агымдагы елда ашханәне һәм «Факел» балалар сәламәтләндерү лагерында электр белән тәэмин итү эшләрен төгәлләгәннәр, лагерьга кадәр асфальт юл җәелгән. Бу көннәрдә төзүчеләр бригадасы «Җәмәгать киңлекләре» программасы буенча район мәдәният йорты янындагы паркны төзекләндерү белән дә мәшгуль, анда брусчатка җәелә һәм махсус сукмак ясала. Биредә инде сентябрьдә үк КАФлар да (кече архитектура формалары) урнаштырылачак.
P. S. Шәхси эшмәкәр М.Манукян һәм «Блокстрой» ҖЧҖ (җитәкчесе Евгений Клюев) төзүчеләре эшли торган Екатерина һәм Архангел мәктәпләрендә дә капиталь ремонт эшләре ахырына якынлаша.
Без барлык төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре - 14 августта билгеләп үтелә торган Төзүчеләр көне белән котлыйбыз, нык сәламәтлек, иминлек һәм аларның авыр хезмәтләрендә уңышлар телибез!
Төзүчеләр Рафаэль Шәрапов, Илһам Мусаев һәм Рафис Гыйльметдинов мәктәп директоры Наталья Главнова һәм Шәүкәт Сабиров белән (уңнан). 
Фото: Азат Мусин, «Яңа Чишмә хәбәрләре».

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев