Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Һәммәсенә ихтыяҗ бар

    2 ноябрьдә Яңа Чишмәдә бәйрәм алдыннан уздырылучы чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде.

    Ул узганы кебек бик киң җәелмәсә дә, катнашкан җитештерүчеләрнең сатып алучылары байтак булды. Бу юлы авыл җирлекләреннән килгән сатучылар азрак иде. Кайсына карама, бар да сату итте, ярминкәгә алып чыккан бар нәрсәгә ихтыяҗ зур булды.
    Ит сатылучы рәт иң бае булгандыр, мөгаен: яңа суйган сыер ите 220-240 сумнан, дуңгыз ите 150-180, чиста иттән генә торган фарш 220 сумнан сатылды. Ит сатуда гадәттә берүк эшмәкәрләр күзгә чалына. Дуңгыз аяклары, субпродуктлар, пирожкилар өчен ливердан фарш, ысланган дуңгыз мае һ.б. - ит яратучыларга сайлап алырлык нәрсәләр байтак иде.
    КМС заводы тәкъдим иткән товарлар: 235 сум торган ак май, литры 20 сумнан сөт, сырлар бик үтемле булды. Үзебездә җитештерелгән колбасаны башта авыз итеп карарга мөмкин иде, кыйммәт булса да, тәмле бу ризыкны алучылар да табылды.
    Авыл җирлекләреннән каймак, эремчек, катык, корт, 600 сумнан үрдәк түшкәсе, 1000 сумнан каз түшкәсе, ярты литрлы банкасы 40 сумнан койка алып килгәннәр. Сөт азрак булды, булганын да тиз арада алып бетерделәр, кемнәрдер кышлыкка суган алырга теләсә дә, таба алмадылар. Үзләре үстергән яшелчәне гимназия, Яңа Чишмә һәм Чаллы Башы мәктәпләре генә сатты, хәер, ул сатылып бетмәде. Шулай ук кышка дип әзерләнгән азык-төлек тә тәкъдим ителде, өч литрлы банкадагы балны 1000-1200 сумнан саттылар.
    Җиләк-җимеш (алма, виноград һ.б.) һәм кипкән җиләк-җимешне дә (барысы да 100 сумнан), базарда көн саен сатылса да, бик теләп алдылар. Яңа Чишмәдә теплицада үстерелгән килограммы 100 сумнан кыяр да алып килгәннәр иде.
    Безнең ярминкәне башка район һәм шәһәр эшмәкәрләре дә үз итә: сатуда Казаннан алып килгән сөлгеләр бар иде, Ивашкино эшмәкәре үстергән кәбестәне күз ачып йомганчы юк иттеләр, Кама елгасыннан тотылган тазә чуртан һәм судак балыгы - 70 шәр сумнан, кәрәкә һәм алабуга балыгы 60 шар сумнан иде.
    Кукмара киез итекләренә сорау һәрчак зур, әлегә бәяләре кыйммәт түгел: кырпу тотып чыкканы - бtр пары 1200 сумнан, чигүлисе - 1000 сумнан, балалар һәм зурлар өчен, ак һәм кара төстә, асты резинкалы һәм резинкасыз, фабрикада эшләнгәне һәм кулдан басылганы бар иде.
    Ул көнне халыкны төп җәлеп иткән товар Чирмешән районы фермерлары алып килгән 8 айлык ит токымлы 20-22 мең сум торган үгез бозаулар (өйгә илтеп куя иделәр), булгандыр, мөгаен.
    Бозаулары бик матур, әллә каян күренеп тора, - ди бер сатып алучы. Ярминкә гөрләде, көннең бик матур булуының да файдасы тигәндер - сатып алучылар байтак иде. Авыл мәдәният йортларыннан килгән артистлар чыгышы ямь өстенә ямь булды.
    - Ярминкә ничегрәк? - дип сорадык без яңачишмәлеләрдән.
    - Бик яхшы, бөтен нәрсә дә бар, тагын ни кирәк? - дип җавап бирделәр алар.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: