Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

«Мой путь в ГТО» конкурсының район этабында халык тарафыннан тавыш бирүгә йомгак ясалды

«Мой путь в ГТО» республика конкурсына безнең район балалары тарафыннан тәкъдим ителгән иң яхшы рәсемнәр өчен 1345 яңачишмәле үз тавышын биргән.

Яңа Чишмә районында әлеге конкурсны спорт мәктәбе оештырган һәм аның кураторы да булып тора. Анда эшләүче белгеч Наталья Панасенко сүзләренчә, конкурста катнашучы балаларның сайлап алынган рәсемнәре Казан шәһәренә - республика конкурсына 16 майда, ягъни тавыш бирү башланганчы ук җибәрелгән. Шуңа күрә тавыш бирү нәтиҗәләре республика конкурсы нәтиҗәләренә берничек тә йогынты ясый алмый.
Халык тарафыннан тавыш бирү спорт мәктәбе һәм «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясе белән берлектә, балалар һәм аларның әти-әниләре арасында спорт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан үткәрелде. 
Шулай итеп, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавышны (476) «В» хәрефе белән билгеләнгән рәсем җыйган. «Б» хәрефе астындагы рәсем өчен - 456, ә «А» хәрефе белән билгеләнгәненә -  419 тавыш җыелган.
Наталья Панасенко шуны да билгеләп үтте:
«Без тавыш бирү барышында рәсем авторларын күрсәтмәскә карар кылдык. Бу кешеләр баланың фамилиясе өчен түгел, ә аның рәсеме өчен тавыш бирсеннәр өчен эшләнде.
Хәзер исә без бу «серне» ачабыз һәм «Мой путь в ГТО» Республика балалар иҗаты конкурсының район сайлап алу этабы җиңүчеләрен игълан итәбез.
«В» хәрефе астында Яңа Чишмә гимназиясенең 3 сыйныф укучысы Дарья Бобова, «Б» хәрефе астында Яңа Чишмә урта мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Артур Финагентов, ә «А» хәрефе астында Яңа Чишмә урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Валерия Фокееваларның рәсемнәре иде.
1 июньдә - Балаларны яклау көнендә аларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Конкурста катнашучы балаларны хуплавыгыз өчен барыгызга да рәхмәт белдерәбез. Аларга республика конкурсында да җиңү яуларга телик, аның нәтиҗәләре 31 майда билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев