Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ничек белергә

    2013 елдан башлап мәҗбүри пенсия иминияте системасында индивидуаль лицевой счетларның торышы турында белдерү кәгазьләре җибәрү - тарату туктатылды. Хәзер үзеңнең пенсия счетыңның торышы турында ничек белергә соң? (М. Михайлова, Яңа Чишмә авылы) Сорауга РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева җавап бирә. "Бәхет хатлары"нда булган тиешле мәгълүматларны алу өчен берничә варианттан файдаланырга...

    2013 елдан башлап мәҗбүри пенсия иминияте системасында индивидуаль лицевой счетларның торышы турында белдерү кәгазьләре җибәрү - тарату туктатылды. Хәзер үзеңнең пенсия счетыңның торышы турында ничек белергә соң?
    (М. Михайлова, Яңа Чишмә авылы)
    Сорауга РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева җавап бирә.
    "Бәхет хатлары"нда булган тиешле мәгълүматларны алу өчен берничә варианттан файдаланырга мөмкин.
    - РПФ бүлегенә тиешенчә гариза язып мөрәҗәгать итәргә һәм язмача (бастырып) үзегезнең лицевой счетыгызның күчермәсен алырга мөмкин. Күчермәдә Сезнең пенсия тупланмаларыгыз турында бөтен мәгълүмат та чагылыш табачак.
    - Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең Бердәм порталы (gosuslugi.ru) аша пенсия счетыгызның торышы һәм пенсия тупланмаларының күләме турында белә аласыз. Әгәр Сез порталда теркәлгән икән, РПФ-ның тиешле бүлекчәсенә гариза бирегез. Әгәр теркәлмәгән икән, теркәлергә һәм шәхси кабинетыгызны булдырырга кирәк.
    - РПФ-ның банк-партнерларына мөрәҗәгать итегез: гариза тутырып операция башкаручы яки банкоматлар аша, яки электрон вариантта интернет-банкинг һәм терминаллар аша бастырып РПФ-ның белдерү кәгазен алу мөмкинлеге дә бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: