Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Нигез чокыры казыганда мәетләргә юлыкканнар

Ле­ни­но авы­лын­да сәү­дә би­на­сы өчен ни­гез чо­кы­ры ка­зы­ган­да кай­чан­дыр кү­мел­гән ке­ше сө­як­лә­ре­нә тап бул­ган­нар. Азат МУ­СИН Ле­ни­но авы­лын­да эш­мә­кәр Алек­сей Трон­дин­ның "У­ют" ка­фе­сы ур­наш­кан, ан­да кли­ент­лар­ны тәм­ле ри­зык­лар бе­лән сый­лый­лар, бик мө­ла­ем сөй­лә­шә­ләр. Һәм ме­нә А. Трон­дин сәү­дә­сен ки­ңәй­тер­гә уй­ла­ган, ти­еш­ле до­ку­мент­лар рәс­ми­ләш­тер­гән­нән соң, юл аша үз ка­фе­сы­на кар­шы як­та...

Ле­ни­но авы­лын­да сәү­дә би­на­сы өчен ни­гез чо­кы­ры ка­зы­ган­да кай­чан­дыр кү­мел­гән ке­ше сө­як­лә­ре­нә тап бул­ган­нар.

Азат МУ­СИН

Ле­ни­но авы­лын­да эш­мә­кәр Алек­сей Трон­дин­ның "У­ют" ка­фе­сы ур­наш­кан, ан­да кли­ент­лар­ны тәм­ле ри­зык­лар бе­лән сый­лый­лар, бик мө­ла­ем сөй­лә­шә­ләр. Һәм ме­нә А. Трон­дин сәү­дә­сен ки­ңәй­тер­гә уй­ла­ган, ти­еш­ле до­ку­мент­лар рәс­ми­ләш­тер­гән­нән соң, юл аша үз ка­фе­сы­на кар­шы як­та ки­бет, ав­то­мо­биль юу, шин мон­таж­лау уры­ны өчен ни­гез са­лыр­га то­тын­ган.

Эш­че­ләр чо­кыр­ны кул кө­че бе­лән ка­зы­ган­нар, 40-50 см ти­рән­лек­тә 6-7 ке­ше­нең җә­сәде­нәә­ет сө­як­лә­ре­нә) тап бул­ган­нар. Эш тук­та­тыл­ган, бу хак­та участ­ко­вый­га, дин әһел­лә­ре­нә хә­бәр ит­кән­нәр, ха­лык­тан со­раш­ты­ра баш­ла­ган­нар. Өл­кән бу­ын үз әти-әни­лә­рен­нән, әби-ба­ба­ла­рын­нан ишет­кән­нә­рен ис­кә тө­шер­гән: граж­дан­нар су­гы­шы (1918-1919) ел­ла­рын­да авыл­да су­гыш бар­ган. Ак чех­лар ашы­гып чи­ген­гән­нәр, һә­лак бул­ган хез­мәт­тәш­лә­рен ти­е­шен­чә җир­ләр­гә ва­кыт­ла­ры бул­ма­ган, алар­ны чо­кыр­га тө­ше­реп, өс­лә­ре­нә бе­раз туф­рак си­беп кал­дыр­ган­нар, үз­лә­ре чи­ген­гән­нәр, авыл җи­рен­дә әле ке­ше­ләр кү­мел­гән бер­ни­чә шун­дый зи­рат бар ди­ләр. Ва­кыт узу бе­лән җир­ләү ту­рын­да оныт­кан­нар һәм ме­нә, 100 ел­га якын го­мер уз­гач, шу­лар­ның бер­сен ка­зып ал­ган­нар.

Алек­сей Трон­дин иге­лек­ле га­мәл кыл­ган: Ка­зан­нан Алек­сей ата­кай­ны ча­кыр­тып, җир­лән­гән урын­ны из­ге су бе­лән из­ге­лән­дер­гән­нәр, та­был­ган бар­лык мә­ет сө­як­лә­рен җый­ган­нар һәм авыл зи­ра­ты­на ил­теп күм­гән­нәр. "Бу урын­да 1918-1919 ел­лар­да­гы су­гыш­лар­да һә­лак бул­ган су­гыш­чы­лар җир­лән­гән" дип языл­ган таб­ли­ца бе­лән тә­ре дә куй­ган­нар. Бө­тен шар­тын үтәп мә­ет­ләр­не җир­лә­гән­нән соң, авыл карт­ла­рын ча­кы­рып мәр­хүм­нәр­не ис­кә алу мәҗ­ле­се үт­кәр­гән­нәр. Бү­ген Алек­сей әле­ге ту­ган­нар ка­бер­ле­ге өчен чар­ду­ган ясар­га за­каз бир­гән һәм тиз­дән аны ур­наш­ты­ра­чак­лар.

Җир­лән­гән шә­хес­ләр кем ге­нә бул­ма­сын - ак­лар­мы яки кы­зыл­лар­мы, рус­лар­мы яки чех­лар­мы - алар, ни­һа­ять, рух­ла­ры­на мәң­ге­лек ты­ныч­лык тап­кан­нар­дыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев