Әниләр көне белән!
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Әниләр көне алдыннан район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов районда яшәүче барлык әниләрне бәйрәм белән котладылар. Котлауда балалар тәрбияләүдә әниләрнең хезмәте батырлыкка тиң, дип билгеләп үтелә. Бу якты дөньяга килүебез белән без барыбыз да әниләргә бурычлы. Соңгы елларда балалы...
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Әниләр көне алдыннан район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов районда яшәүче барлык әниләрне бәйрәм белән котладылар.
Котлауда балалар тәрбияләүдә әниләрнең хезмәте батырлыкка тиң, дип билгеләп үтелә. Бу якты дөньяга килүебез белән без барыбыз да әниләргә бурычлы. Соңгы елларда балалы гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләсе социаль сәясәттә өстенлек алды: балалары булган аналарга дәүләт пособиеләре арта, аз тәэмин ителгән гаиләдә үскән балаларга пособие түләнә, гаиләдә туган икенче балага ана капиталы бирелә.
Котлауда барлык аналарга якыннарының яратуын, кайгыртуын тоеп, сау-сәламәт һәм бәхетле яшәүләре теләнә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев