Новости от 9 декабря 2011 года
Бәйрәм белән! 12 декабрьдә билгеләп үтелә торган Россия Федерациясе Конституциясе көне алдыннан муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" БСП-нең җирле бүлеге сәяси советы секретаре Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык яңачишмәлеләрне бәйрәм белән котлады. Котлауда Конституция Ватаныбызның реаль казанышларын - сүз иреге һәм динле булу, ирекле сайлау...
Бәйрәм белән!
12 декабрьдә билгеләп үтелә торган Россия Федерациясе Конституциясе көне алдыннан муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" БСП-нең җирле бүлеге сәяси советы секретаре Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык яңачишмәлеләрне бәйрәм белән котлады.
Котлауда Конституция Ватаныбызның реаль казанышларын - сүз иреге һәм динле булу, ирекле сайлау һәм күп партиялелек, икътисадый эшчәнлек иреге һәм милек формасының күп төрлелеген ныгытты, дип билгеләп үтелә. Котлауда барлык яңачишмәлеләргә ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, барлык башлангычларда һәм планнарны тормышка ашыруда уңышлар теләнә.
Яңа билгеләнү
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе фәрманы белән кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү буенча бүлек белгече итеп Коробочкина Илһамия Илдус кызы билгеләнде. Ул 1977 елда Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туган, тәмамланмаган югары белемле, читтән торып Казандагы икътисад, идарә һәм хокук институтының 4 курсында укый.
Сайлаучыларга рәхмәт
Сишәмбе көнне район үзәге предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән үткәрелгән планеркада РФ Дәүләт Думасына үткән сайлау нәтиҗәләре игълан ителде. Сайлау нәтиҗәләре хакында район башлыгы урынбасары Наилә Закирова мәгълүмат җиткерде. Район башлыгы Вячеслав Козлов районның барлык сайлаучыларына актив катнашканнары (килгәннәре) һәм "Бердәм Россия" партиясе файдасына тавыш биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. Яңачишмәлеләрнең абсолют күпчелеге "Бердәм Россия" өчен тавыш биреп, республикабыз һәм район җитәкчеләренә ышаныч белдергән, дип билгеләп үтте В. Козлов. Район башлыгы барлык яңачишмәлеләргә сәламәтлек, иминлек, мул тормыш теләде.
Техника алынган
"Лизинг-грант" программасы буенча конкурсның I турында җиңүчеләр техника алганнар. Зирекледән "Кадыйров И.Р." КФХ һәм "Шакиров А.Т." КФХ (Яңа Чишмә) КУН-10 белән МТЗ-82 тракторлары алганнар, "Кадыйров Р.К." КФХ (Зирекле) МТЗ-1221 тракторы, "Кадыйров И.К." КФХ (Зирекле) БДМ-324 (дискалы тырма) авыл хуҗалыгы машинасы алган. "Коммунальный бизнес" номинациясендә җиңгән "Стройсервис" ЯАҖ "Газель" йөк автомобиле алган.
Бозлавык - һәлакәтләр дә бар
Буран һәм шулай ук көннәр бераз җылыну, җепшек кар яву сәбәпле бу көннәрдә берничә ЮТҺ булган. 4 декабрьдә "Дэу-нексия" а/м (руль артында Мөслим авылы кешесе була) юлда яткан бүрәнәгә бәрелә һәм автомобильгә шактый зыян килә, үзе зарар күрмәгән. Бу хәл Чуаш Чабаксары юлында була. 5 декабрьдә 118 нче Һөнәр училищесы карамагында булган ВАЗ-2114 а/м район үзәгеннән Архангел Бистәсе ягына таба бара торган юлның 7 нче чакрымында кюветка очып төшә һәм әйләнеп каплана. Машинага каты зыян килгән, шоферын хастаханәгә китергәннәр. Шул ук көнне Казан-Оренбург юлының 156 нчы километрында (Акъяр авылы янында) "Хендай" а/м шоферы (хатын-кыз), катлаулы метеошартларны исәпкә алмыйча, тизлекне арттырган һәм кюветка очып төшкән, машина йөртүче зыян күрмәгән. Хөрмәтле машина йөртүчеләр, руль артында игътибарлы булыгыз, ЮХКен үтәгез, сезне өйләрегездә көтүчеләр барын исегездән чыгармагыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев