Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Һөнәри осталык бәйгесе

Үт­кән җом­га көн­не Са­бан­туй­лар үтә тор­ган мәй­дан­да "Чел­тәр ком­па­ни­я­се" ААҖ Чис­тай электр чел­тәр­лә­ре­нең иң әй­бәт элект­ро­мон­тер­лар бри­га­да­сы" исе­ме­нә ел са­ен уза тор­ган ярыш­лар үт­те, ан­да 6 ра­йон­нан кил­гән ко­ман­да­лар кат­наш­ты. Ев­ге­ний ВОЛОДИН Ярыш­лар көн бу­е­на су­зыл­ды, мәй­дан­да ярыш­лар әлә­ме кү­тә­рел­гән иде, му­зы­ка уй­нап тор­ды. Ярыш­лар 8 этап­та үт­кә­рел­де, кай­бер­лә­ре әле...

Үт­кән җом­га көн­не Са­бан­туй­лар үтә тор­ган мәй­дан­да "Чел­тәр ком­па­ни­я­се" ААҖ Чис­тай электр чел­тәр­лә­ре­нең иң әй­бәт элект­ро­мон­тер­лар бри­га­да­сы" исе­ме­нә ел са­ен уза тор­ган ярыш­лар үт­те, ан­да 6 ра­йон­нан кил­гән ко­ман­да­лар кат­наш­ты.

Ев­ге­ний ВОЛОДИН

Ярыш­лар көн бу­е­на су­зыл­ды, мәй­дан­да ярыш­лар әлә­ме кү­тә­рел­гән иде, му­зы­ка уй­нап тор­ды. Ярыш­лар 8 этап­та үт­кә­рел­де, кай­бер­лә­ре әле ал­да­рак, учас­ток­лар тер­ри­то­ри­я­сен­дә дә уз­ган. Яңа Чиш­мә ко­ман­да­сы сос­та­вын­да мас­тер Бу­лат За­ри­пов, элект­ро­мон­тер­лар Ми­ха­ил Ми­ро­нов,

Алек­сандр Сус­лов һәм шо­фер Юрий Де­ни­сов кат­наш­ты. Электр энер­ги­я­сен исәп­кә алу төр­кем­нә­ре дә ярыш­ты (без­не­ке­ләр - өчен­че). Бәй­ге­ләр төр­ле бул­ды: га­мәл­дә­ге ка­гый­дә­ләр­не, инст­рук­ци­я­ләр­не һәм нор­ма­лар­ны бе­лү­не тик­ше­рү (без­нең ко­ман­да - икен­че), поч­мак яса­ган ара­даш ба­га­на­да электр то­гын­нан зы­ян кү­рү­че­не азат итү (би­ре­дә без­не­ке­ләр - иң әй­бә­те, ә зы­ян кү­рү­че ро­лен­дә ма­не­кен "Го­ша" бул­ды), ВЛ-10 кВ-лы үт­кәр­геч­не ре­монт­лау, изо­ля­ци­я­се бул­ма­ган чы­бык­тан изо­ля­ци­я­ле­ле­гә кер­тү ли­ни­я­сен алыш­ты­ру, ВД-0,4 ли­ни­я­сен­дә "фа­за-ноль" эл­мә­ге кар­шы­лы­гын үл­чәү, па­ра­метр­ла­рын сай­лап КТП-да ав­то­мат­ны алыш­ты­ру (бу өч этап баш­та­рак үт­кә­рел­гән), КТП-да транс­фор­ма­тор ячей­ка­сын­да­гы ян­гын­ны сүн­де­рү, брандс­бойт­тан су­лы са­выт­тан са­лу (би­ре­дә без­не­ке­ләр - икен­че), дис­пет­чер этап­ла­рын­да­гы га­мәл­ләр­не бә­я­ләү (Сер­гей Бы­лин­кин иң әй­бә­те дип та­ныл­ды), ток транс­фор­ма­тор­ла­ры аша ку­шыл­ган 3 фа­за­лы электр са­на­гы­чын алыш­ты­ру һәм аның дө­рес эш­лә­вен тик­ше­рү. Шу­лай ук ра­ци­о­на­ли­за­тор­лык тәкъ­дим­нә­ре­нә дә смотр үт­кә­рел­де.

Ярыш­лар­ның ба­ры­шын ЧЭС-ның баш ин­же­не­ры Рөс­тәм Әх­мә­тов җи­тәк­че­ле­ген­дә­ге жю­ри кү­зәт­те. Бал­лар­ны са­нап, жю­ри ярыш­лар­да җи­ңү­че дип Чис­тай электр чел­тәр­лә­ре бри­га­да­сын та­ны­ды һәм аңа күч­мә ку­бок тап­шыр­ды. Без­нең ко­ман­да, ахыр ки­леп, 5 урын­га чык­ты. Бар­лык җи­ңү­че­ләр­гә һәм приз­лы урын­нар яу­лау­чы­лар­га электр чел­тәр­лә­ре на­чаль­ни­гы Алек­сандр Нау­мов Мак­тау гра­мо­та­ла­ры һәм пре­ми­я­ләр тап­шыр­ды. Ярыш­лар­ны оеш­ты­ру юга­ры дә­рә­җә­дә иде, учас­ток на­чаль­ни­гы Х. Хө­сә­е­нов­ка рәх­мәт бел­де­рел­де.

Гим­на­зия пе­шек­че­лә­ре бәй­ге­дә кат­на­шу­чы­лар­га тәм­ле ри­зык­лар пе­шер­гән­нәр, кон­курс бар­ган­да ме­дик­лар һәм ян­гын сүн­де­рү­че­ләр дә ки­зү тор­ды. Кат­лау­лы кон­курс­лар һич­шик­сез элект­рик­лар­ның ос­та­лы­гын арт­ты­ра һәм алын­ган кү­нек­мә­ләр эш­тә дә ярап куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Новошешминск электрики ЧЕС