Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Нәтиҗәлерәк эшләргә

    9 февральдә Акбүре авыл җирлеге башкарма комитеты авыл мәдәният йортында халык алдында 2015 елда эшләнгән эшләргә хисап тотты һәм агымдагы елда алда торган бурычларны аңлатты. АҖ Советының киңәйтелгән утырышында район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты һәм чыгыш ясады.

    Җыелыш башланганчы авыл халкы АМЙ һәм җирле музей хезмәткәрләре төшергән авыл җирлеге учреждениеләренең эше турында фильм һәм җирле артистлар хәзерләгән зур булмаган концерт карадылар. АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов ясаган АҖ Советы һәм башкарма комитеты отчетында авылдагы учреждениеләр эшенә анализ ясалды, уңай нәтиҗәләр билгеләп үтелде, киләчәктә эшлисе эшләр билгеләнде.
    2015 елда суүткәргеч салу эше тулысынча төгәлләнгән (республикадан 11 млн. сумнан артык акча бирелгән), Совет урамында юлга комлы-ташлы катнашма түшәлгән, тиешле программа буенча дистәләгән яңа урам яктырткыч урнаштырылган.
    -Авыл җирлегендә ТР Президентын һәм җирле депутатлар сайлау оешкан төстә һәм югары дәрәҗәдә үтте, - дип билгеләп үтте докладчы. - Җиңүнең юбилеен, Сабан туен һәм башка чараларны әзерләнеп, зурлап үткәрдек, авылда яңа музей ачылды. Кызганычка каршы, "юл картасы"ның кайбер пунктларын үтәп бетерә алмадык, сыерларның баш саны кимеде, гаилә фермалары да юк, ШЯХ кредитын нибары 1 кеше алды, кече бизнес үсми. Шушы мәсьәләләр белән ныклап торып шөгыльләнергә кирәк.
    Агымдагы елга бурычлар булып үзара салым буенча референдум үткәрү (һәр кешедән 400 әр сум акча җыясы), К. Маркс урамына вак таш җәю, Сөлчәбаш поселогында урам яктырткычларын яхшырту, авылны төзекләндерү һ.б. буенча даими эшләр башкару тора.
    Алга таба чыгыш ясаган мәктәп директоры Харис Латыйпов һәм эшмәкәр Рифкат Рамазанов докладны тулыландырдылар. Р. Рамазанов авылда суны урлаучылар булуын (ягъни, яшертен тоташтыручылар), андыйларга карата җитди чаралар кулланылачагын билгеләп үтте.
    Полициянең участок уполномоченные Рәис Гыйззәтуллин авыл җирлегенең уңышлы булуын, ел буена бернинди дә җинаять кылынмавын билгеләп үтте. -Авыл, кешеләр турында күрсәтелгән фильм бик тә яхшы, бу тарих өчен кирәк, - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Вячеслав Козлов. Ул җыелучыларны кыскача гына 2015 ел нәтиҗәләре белән, 2016 елда алда нинди эшләр торуы турында таныштырды. Җирле башкарма комитет эшенә кагылып, ул тагы да нәтиҗәлерәк эшләү кирәклеген, биремнең әлегә аз булуын - бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләр булмавын, ШЯХ кредитлары аз алынуын, авылдагы халык белән тагы да конкретрак эшләү кирәклеген ассызыклады. Бүген авыл хуҗалыгы продукциясенә (ит, сөт) сорау зур, ялкауланмаска гына кирәк.
    Аннан соң район башлыгы халыкның күп санлы сорауларына җаваплар бирде, аларның кайберләре контрольгә алынды.
    Акбүре авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитеты эше канәгатьләнерлек дип танылды.
    Аннан соң Вячеслав Козлов ШЯХ-ны үстерүе өчен Хатыйп Нуруллинга район башлыгының Рәхмәт хатын, ә Җәүдәт Җәләлетдинов яр.минкәләрдә актив катнашканы өчен Самат Нурхамәтовка Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
    Азат МУСИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: