Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Нью-Йорк элемтәдә

    Нью-Йоркта яшәүче безгә таныш булган, үзен "элеккеге яңачишмәле" дип атаучы Аркадий Гинзбург Яңа Чишмә туган якны өйрәнү музее өчен фоторәсем җибәргән.

    Бу рәсем 1944 елның 28 маенда сугыш елларында Ленинградтагы балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләрне Яңа Чишмәгә эвакуацияләү алдыннан төшерелгән булган (Аркадий Гинзбург үзе дә шунда тәрбияләнүче). Алар, ул үзе язганча, азат ителгән Ленинградка "шәһәрнең эшчеләр сафын тулыландыру өчен" киткәннәр. Аскы рәттә уңнан кырыйда сугыш елларында Яңа Чишмә урта мәктәбе директоры булган Анатолий Шитов, янәшәдә интернат табибы Роза Сорина, аннан соң тәрбияче Фредерика Райс - Аркадий Гинзбургның әнисе, уртада интернат директоры Мария Захарова (Яңа Чишмә кешесе) һәм ике тәрбияче кыз Фанни Рывкина һәм Мария Алексеева. Калган 8 кыз - интернат-йортта тәрбияләнүчеләр (Аркадий Гинзбург барысының да фамилияләрен хәтерли). Рәсем интернат урнашкан Нагорный мәктәбе фонында ясалган (бина хәзер сакланмаган).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: