Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Өченче яшь университеты кабат үз ишекләрен ача

23 сентябрьдә Яңа Чишмә Халыклар дуслыгы йортында Өченче яшь университетында яңа уку елын ачу тантанасы булып узган.

Чарада ТР Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Лилия Хираҗева, мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носова, Үзәк китапханә системасы директоры Светлана Мартышова, Яңа Чишмә районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Слимовалар катнашкан.
Лилия Хираҗева тыңлаучыларны җылы сәламләп, районда җирле үзидарә эшчәнлеге, Өченче яшь университеты эше һәм 2021-2022 елга укыту программалары турында җентекләп сөйләгән.
Үзенең докладында ул Яңа Чишмә районында университетның 2010 елдан бирле оештырылуын һәм эшләвен билгеләп үткән. Бу вакыт эчендә анда төрле программалар буенча 400дән артык кеше белем алган.
Быел 4 факультетта белем бирү планлаштырыла: Компьютер грамоталылыгы нигезләре, Бакчаны төзекләндерү, Бию терапиясе һәм Финанс грамоталылыгы. 
Чара ахырында китапханә хезмәткәрләре кызыклы уеннар һәм викториналар үткәргәннәр, шулай ук тыңлаучыларны милли әрмән ашлары - Гата һәм традицион рус ризыгы - Каравай белән сыйлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев