Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

«Өлкән буын» проекты дәвам итә…

«Өлкән буын» проекты кысаларында «Демография» милли проекты буенча «Кайгырту» ХСХКҮ ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне Яңа Чишмә РҮХнә транспорт белән китерүне дәвам итә.

График буенча әби-бабайларны планлы дәвалау - диагностика чараларын, диспансерлаштыру һәм профилактик тикшеренү, медицина тикшерүе узу һәм планлы госпитализацияләү өчен табибка кабул итүгә алып киләләр. Бу эш фельдшерлар, социаль хезмәткәрләр һәм шәфкать туташлары белән берлектә алып барыла.
Өлкән кешеләргә медицина учреждениесендә чиратсыз хезмәт күрсәтелә. Ел башыннан бирле РҮХнә 65 яшьтән өлкәнрәк 780 кеше китерелгән, аларның 584е - диспансерлаштыруны, 184е - диспансер күзәтүен, 10сы - медицина тикшерүен, бер кеше - скрининг һәм алдан тикшеренү узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев