Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Җомга көнне, 26 февральдә Яңа Чишмәдә «Тоннель» операциясе узачак

Юл хәрәкәте иминлеге максатыннан Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторлары чираттагы чара үткәрәчәкләр.

«Автомобиль йөртүчеләргә рейд вакытында юлларда үзләрен тыныч хис итү өчен, нәрсәләргә игътибар итәчәгебезне белергә кирәк, - диде ЮХИДИ бүлеге инспекторы Айрат Сатдаров, - бу: автомобильнең техник төзеклеге;

түләнмәгән штрафлар булуы; әйләнештә тыелган әйберләр ташу;

документлар булу; юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча пассажирлар ташу, (бигрәк тә балаларны); машинада аптечка, авария билгесе һәм сертификатлы, эшли торган ут сүндергеч булу».

Шулай ук машина йөртүче белән аралашу барышында аның сәламәтлегенә игътибар биреләчәк, шикле кешеләрне алкоголь яки наркотик куллану-кулланмауга тикшерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев