Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Орлык сыйфатлы булырга тиеш

    Чираттагы язгы кыр эшләре башланырга әлләни күп вакыт калмады, машина-трактор паркларында, ындыр табакларында әлеге компаниягә әзерләнүнең соңгы этабы бара.

    Район игенчеләренә 39400 га мәйданда бөртекле сабан культуралары, шул исәптә 5200 гектарда бөртеккә кукуруз, 1414 га техник культуралар, 3400 га яшел азык өчен кукуруз, 3360 га бөртек катнашмасы белән берьеллык үләннәр чәчү эше тора.
    Пландагы чәчүлек мәйданнарга 10800 тонна бөртекле сабан, бөртекле кузаклы һәм ярма культуралары, шул исәптә 2160 тонна иминият фондына (көтелмәгән гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда) һәм 50 тонна күпьеллык үлән орлыгы кирәк булачак. Алда атап үтелгән орлыклар районда бар, сыйфаты буенча проблемалары булган партияләр белән үзвакытында хуҗалыкара алмаштыру үткәрергә кирәк. 160 тонна кукуруз, 4 тонна рапс, 7 тонна көнбагыш орлыгы сатып алырга кирәк.
    Агымдагы елның 1 апреленә саклауга салынган орлыкларның 95%ы чәчү алды анализын үткән, аларның төп өлеше яхшы сыйфатлы. Кызганычка каршы, лаборатор анализ үткәргән чәчү өчен яраксыз орлыклар булуы да ачыклана (шыту сәләте түбән). Үз вакытында тикшереп, шундый партия орлыклар үзләрендәге хуҗалыкларда - "Садыйков М.Х.", "Вәлиев Ф.Р." КФХ-да сыйфатлы орлыкларга алыштырылды, "Әхмәтвәлиева Г.Г." КФХ буенча хуҗалыкара алыштыру турында килешү бар.
    Шыту сәләте түбән булган орлыклар чәчкән очракта, "Киселева Н.А.", "Гарифуллин И.И.", "Скоков Н.А." КФХ-ларда арпа, "Нурхамәтов З.М." КФХ-да солы чәчү нормасын шактый арттырырга туры киләчәк. Фермерлар А.А. Хорьковка, Г.У. Ситдыйковага, Ф.Г. Гыйбадуллинга ачыкланган чәчү өчен яраксыз орлыкларны алыштырырга кирәк.
    Район авыл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан орлыкларга анализ ясау өчен районның "Россельхозцентр" бүлегенә тапшыру кирәклеге турында телдән һәм язмача берничә тапкыр искә төшерелүгә дә карамастан,фермерларга Л.Р. Артемьева, Ш.А. Госсаметдинов, М.А. Грязнов, Г.А. Сәлахова, С.Н. Порецкий, А.Т. Шакиров, В.А. Козлов, О.А. Анисимовларның орлыкларының чәчү күрсәткечләре билгесез. Орлыкчылык турында Федераль закон бар, аның 25 маддәсендә, чәчеләсе орлыкларның сорты һәм чәчү сыйфаты тикшерелергә тиеш, диелсә, 21 маддәсе орлыкчылык өлкәсендә ГОСТ таләпләренә һәм башка норматив документларга тәңгәл килмәгән сортлы яки чәчү сыйфатлы орлыклардан файдалану тыела, ди. Шушы таләпләрне үтәмәүчеләргә "Россельхознадзор" тарафыннан штрафлар салу каралган.
    Милекчеләр биргән заявкалар буенча чәчү сыйфатларын билгеләү белән беррәттән "Россельхозцентр" белгечләре орлыкларның төрле авырулар белән зарарлану дәрәҗәсен ачыклауга фитопатологик анализ үткәрәләр. Экспертиза нәтиҗәләре буенча хуҗалыкка документ бирелә - анда ачыкланган авырулар күрсәтелеп, тиешле препарат сайлау тәкъдим ителә. Тикшерелгән партияләрнең күпчелегенә кыйммәтле химик препаратлар да кирәк түгел, ачыкланган авыруларга каршы биологик фунгицидлар куллану да нәтиҗәле.
    Орлыкларны агулаган вакытта бакларга үсеш стимуляторлары һәм микробиологик ашламалар да өстәү зарур, болар шытымнарның әйбәт һәм бердәм булуына, тамыр системасы үсешенә ярдәм итәләр.
    Уртача тәүлеклек температура җылыну (плюс) ягына киткәч, орлык салынган складларның ишек-капкаларын ачып җилләтергә - җылы һава кертергә, мөмкинлек булса, бөртек чистарту машиналары аша чыгарырга кирәк.
    Чәчү эшләре башланганчы - калган вакыт эчендә агулы химикатлар белән эшләргә җәлеп ителгән персонал медицина күзәтүе узарга тиеш һәм аларны индивидуаль саклану чаралары, махсус кием белән тәэмин итәргә кирәк. Сатып алынган орлыкларның, аларны эшкәртү өчен алынган препаратларның тиешле документлары булырга тиеш.
    Рәфис
    ЗИНИЯТУЛЛИН,
    "Россельхозцентр" район бүлеге начальнигы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: