Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Озакка сузылган каты авырудан соң 59 нчы яшендә “Яңа Чишмә хәбәрләре“ газетасы редакторы урынбасары Евгений Владимирович Старов вафат булды.

Е.В. Старов 1955 елның 22 августында Алтай краеның Целинное авылында дөньяга килә. Хезмәт эшчәнлеген су транспорты инженерларын хәзерләүче Горький институтын тәмамлап, 1977 елны Чистай суднолар ремонтлау заводының суднолар җыю цехында мастер булып башлый. Көч-куәте ташып торган, инициативалы яшь белгечне ВЛКСМ-ның шәһәр комитетында күреп алалар һәм аны 1979 елны ВЛКСМ-ның Чистай...

Яңа Чишмә районы оешуга 1983 елның апрелендә Евгений Старов яңа районга КПСС-ның район комитетына оештыру бүлеге мөдире итеп җибәрелә. КПСС райкомы аппаратында эшләү дәверендә ул район оешуга, районның партия оешмасын ныгытуга зур өлеш кертте. Шушы елларда ул эштән аерылмыйча Саратовтагы югары партия мәктәбен тәмамлады, икенче белем алып, җәмәгать дисциплинасы укытучысы белгечлеген үзләштерде.
1990 елдан 2000 елга чаклы Е.В. Старов ТКХ КПП-дә, ДРСУ-да җитәкче вазыйфасында, ә 2000 елның февраленнән алып вафат булганчы "Яңа Чишмә хәбәрләре" район газетасында редактор урынбасары булып эшләде. 14 ел эчендә ул район тормышы турында йөзләгән материал язды, һәрвакыт максатка омтылучан, үз сүзендә нык торучан шәхес, дисциплиналы, ярдәмчел, киң күңелле, намуслы хезмәткәр булды. Аның газетабызның 75 еллыгына һәм районның 25 еллыгына атап язган мәкаләләре - җентекле хезмәте республика дәрәҗәсендә бәяләнде.
Е.В. Старов актив җәмәгать эшлеклесе булды, берничә чакырылыш район Советы депутаты булып торды, КПСС район комитетының, Яңа Чишмә район хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.Ул районда абруйлы шәхес иде.
Евгений Владимирович Старовның якты истәлеге күңелләрдә әле озак сакланыр.
Козлов В.М., Фәсахов Р.Р., Закирова Н.М., Фәйзуллин И.Х., Попкова Н.И., Баранов С.М., Гомәров М.М., Семеняк В.Н., Мусин А.В., Сөләйманов Г.М.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев