Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Паспорт һәм сертификатлар тапшырылды

    Районда ЗАГС, пенсия фонды һәм миграция хезмәте бүлекләре инициативасы буенча тантаналы шартларда ана капиталы сертификатлары һәм Рәсәй гражданлыгына беренче паспортлар тапшыру күркәм традициягә әверелде.

    Гаиләләрендә икенче бала дөньяга килгән өч яшь гаилә һәм 14 яшь яңачишмәле ТР Дәүләт Советы депутаты, "ТатРИТЭК-нефть" ТПП генераль директоры Мөхәммәтвәли Хөснетдинов кулыннан шушы документларны алу бәхетенә иреште. Чара 20 апрель көнне РМЙ-ның иркен холлында узды. Бу көнне ана капиталы сертификатларына тиенүчеләр Сусловлар, Ерохиннар һәм Савельевлар гаиләләре булды. Әниләр өчен чәчәк бәйләмнәре, кечерәк кенә бүләкләр һәм мәдәният бүлеге артистлары башкаруында җырлар хәзерләнгән иде. Үзе әти һәм бабай булган Мөхәммәтвәли Гомәр улы сабый туганнан соң өйдәге бәхет турында сөйләде, гаиләләргә исәнлек-саулык, уңышлар, мәхәббәт теләде.
    Паспорт алучы яшүсмерләргә патриотизм, Россия гражданины булуның горурлыгы турында да сөйләп үтте депутат. Үзләренең беренче мөһим документлары белән бергә балалар "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегеннән бүләк - паспорт тышлыгы алдылар. Балаларның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, авыл җирлекләре башлыклары һәм, әлбәттә инде, әти-әниләр дә килгән иде. Россия турында җырлар яңгырады, соңыннан бергәләшеп фотога төштеләр. Олы тормышка беренче адым ясау аларның хәтерендә мәңгегә истә калырлык мөһим вакыйга булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: