Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Паспортлы булдылар

16 декабрьдә Яңа Чишмә ЗАГС бүлегендә районыбызның 14 егетенә һәм кызына тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды.

Әлеге дулкынландыргыч вакыйга шаһитлары булып егетләрнең әти-әниләре, авыл җирлекләре башлыклары да килгән иде. Яңа Чишмә район Советы депутаты, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова әлеге мөһим документка яңа ия булучыларга җылы котлау һәм нәсихәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренә миграция хезмәте начальнигы Галина Юрьева һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Алия Миръякуповалар да кушылды, алар балаларга паспортлар тапшырдылар. Тантананы алып баручылар балалар өчен паспорт турында, илебезнең дәүләт символлары, хокук нигезләре турында мини-викторина сыйфатында имтихан үткәрделәр, алар исә бу сынауны намус белән башкарып чыктылар. РМЙ солисты Илназ Шәйхетдинов башкаруында Россия турындагы җыр да котлау буларак яңгырады.
Россия гимны башкарылгач балаларның җитди, күтәренке рухлы йөзләрен, кулларына шәхес таныклыгын горур төстә тотуларын күрергә була иде - аларның һәркайсысы үзен Ватаныбызның язмышы өчен җаваплылык тойган Шәхес итеп тойды.
- Бүгенгесе көн сезнең өчен әһәмиятлеме, - дип сорадык без балалардан.- Әлбәттә, мин канәгать, тик бераз куркыта, - ди Зирекле кызы Альбина Нуриева. - Берүк вакытта горурланам да,паспортлы булуның зур җаваплылык икәнлеген тоямын.
- Тагын бер яшькә зурайды, - ди Әдәмсәдән Аленаның әтисе Владимир Нестеров. - Менә паспорт алды инде, тулысынча мөстәкыйль кеше булганын сизми дә калырбыз әле.
- Мин, әлбәттә, шат. Паспорт булгач, мөмкинлекләр дә күбрәк һәм үз гамәлләрең өчен үзең җавап бирәсең, - дип саный Яңа Чишмәдән Дмитрий Буйняков.
- Әгәр дә туу турындагы таныклыкта әтисе һәм әнисе дә язылган булса, ә паспортта исә аның үз тормышы гына чагылдырылачак, - дип җавап бирде аның әнисе Ирина. Бала үзенең беренче документын тантаналы шартларда ала икән, бу бик тә яхшы, Ватанны ярату турында мөһим һәм кирәкле нәсихәт сүзләре ишетә. Әлбәттә, мондый көн һич кенә дә онытылмаячак!
Паспорт өчен РФ гербы төшерелгән тышлык тантана сәбәпчеләренә истәлекле бүләк булды. Бәйрәм төгәлләнгәч, барысы да бергә истәлеккә фотога төштеләр.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев