Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Педагог, җырчы һәм ана

Наталья Карасева ике ел элек Ленино авылында оештырган «Родничок» балалар ансамбле инде республика күләмендә билгеле

Җырлаудан туктамый

Балалар коллективын Ленино мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы, җирле «Околица» ансамбле вокалисты Наталья Карасева җитәкли. Мәктәпне тәмамлагач, ул үзенең күптәнге хыялын тормышка ашыра - балалар бакчасында тәрбияче булырга укый. Чистай педучилищесын тәмамлагач, туган авылы Әдәмсәдә өч ай балалар бакчасында эшли, аннары шунда ук 2 ел мөдир булып тора. 1990 елда Ленино авылы егетенә кияүгә чыга. Бакчада үз белгечлеге буенча урын булмаганга, аны башлангыч сыйныф укытучысы итеп алалар. Эшнең асылы шул ук кала – балалар тәрбияләү. Наталья Александровнаның 37 ел педагогик стажы бар, шуның 10 елын мәктәп директорының сыйныфтан тыш эш буенча урынбасары һәм рәсем укытучысы була.

Үзен белгәннән бирле җырларга ярата Наталья. Бу талант аңа әбисеннән күчә, әти-әниләренең дә тавышлары матур була. Мәктәптә укыганда һәрвакыт агитбригадаларда, клубта җырлый.

- Безнең сыйныфыбыз «җырчы» сыйныф иде, гел чыгыш ясап йөрдек, - дип искә ала Наталья. - Ленинога күчкәч, шундук «Рябинушка» ансамбленә чакырдылар һәм инде 35 ел җырлыйм. Хәзер ул «Околица» дип атала.

«Родничок» ничек  барлыкка килгән

Наталья Александровнаның «җырчы» класслары укыту елларында һәрвакыт була. Аңлашыла ки, андый укытучының укучылары башкача була да алмый. Хәзер аның 13 өченче сыйныф укучысы бар, шуларның 11е «Родничок» ансамблендә җырлый. Сәхнәгә ул аларны 1 нче сыйныфтан күнектерә башлый. Бервакыт мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Зинаида Кондеева һәм аккомпаниатор Алексей Демидовта аларның чыгышларын видеога төшереп, конкурска җибәрү идеясе туа.

Наталья Александровнаның җырлаучы укучыларын Менделеевск шәһәренә «Росток» республика балалар иҗаты конкурсына чыгыш ясарга чакыралар. Балаларның сәләтен шундук күреп алалар, 2 нче урын бирәләр. Әти-әниләре дә дәртләнеп китә һәм балаларга чыгыш ясау өчен яңа костюмнар сатып алалар. Видеоларны клубта булган иске костюмнарда яздырган булалар бит. 

2022 елда барлыкка килүгә диярлек «Родничок» республика сәхнәсенә чыга.

- Зинаида Валентиновна безнең ансамбльгә чыгыш ясарга фатиха бирде, - ди Наталья Александровна.

Җиңүләр  канатландыра

Ике елдан соң Менделеевскида шул ук конкурста «Родничок» гала-концертта 1нче урын алган диплом иясе статусында чыгыш ясый.

Бер ел элек Түбән Камада «Без бергә» конкурсында беренче булалар, 2024 елда Алексеевскида үткән «Без бергә» конкурсының зона этабында беренчелекне бирмиләр.

Балаларга әти-әниләре концерт костюмнарының икенче комплектын сатып алалар. Җиңүләр арта бара. 2023 елда «Созвучие» конкурсында ансамбль катнашучы дипломын ала, ә икенче елда алар инде гран-при иясенә әйләнә. Икенче Гран-при шул ук 2024 елда «Колибри» конкурсында яуланган. Ике конкурс та Чаллыда уза.

2023 елда «Звонкая капель» конкурсына видео яздыралар һәм ансамбльне Казанга Мәдәният елын ябуга чакыралар, анда балаларга бүләкләр тапшыралар. Татарстанда традицион мәдәниятне үстерү һәм саклау эшенә зур өлеш керткән өчен балалар коллективы җитәкчесенә ТР Мәдәният министрлыгыннан Рәхмәт хаты тапшырыла.

2024 елда «Звонкая капель»да «Родничок» инде 1 урынга ия була. Әлеге конкурста катнашучы 70 коллектив арасыннан 7се Казан Кремлендә чыгыш ясау өчен сайлап алына, алар арасына «Родничок»та керә. Балаларга «Фольклориада» бөтенроссия конкурсын ачу хокукы бирәләр. Наталья Александровна Казан Кремлендә чыгыш ясауны балаларның иң зур казанышы дип саный. Ә узган җәйдә алар Лаешта җырлап «Каравон» фестивален дә яулыйлар.

Балалар ансамбле район сәхнәсендә узган ел чик сакчылары көненә багышланган концертта балкыды. Тиздән «Родничок» «Талантлар бишеге» район фестивалендә 1 нче урынга ия булды. 8 гыйнварда «Яңа йолдыз астында» Раштуа фестивалендә бик яхшы чыгыш ясадылар. 1нче сыйныфта укыганда Красный Октябрьдә «Троица» миниатюрасы белән мәктәп театрлары фестивалендә катнашкан булганнар.

Рус мәдәниятен үстерәләр

Ансамбль «Рус халык җыры» юнәлеше буенча чыгыш ясый. Ләкин күбрәк балалар җырларын башкаралар, мәсәлән, «Кузя едет на коне», «В огороде белый козел», «Никанориха». Репертуар даими рәвештә яңартылып тора.

- Педучилищеда җырлау, «Рябинушка»да җырлау миңа вокал укытуда кирәкле күнекмәләр бирде, - ди Наталья Александровна. - Шулай да безнең төп киңәшчебез – Зинаида Кондеева.

- Шәхсән мин мактаулар түгел, тәнкыйтьне яратам, - диде Наталья Александровна. - Тәнкыйть нинди юнәлештә үсәргә һәм камилләшергә кирәклеген күрсәтә. Зинаида Валентиновна белән җырлар сайлаганда да киңәшәбез.

Иң мөһиме, балаларның җырларга һәм вокаль яктан үсәргә теләге, ә педагогның җырларга һәм сәхнәдә үз-үзләрен ничек тотарга өйрәтү теләге бик зур. Авырлыклар бар, әлбәттә, әмма аларны бергәләп җиңәргә өйрәнәләр.

Ансамбль оештырылгач, Наталья Александровна иҗтимагый башлангычларда эшләгән, ләкин быелдан аңа атнага ике сәгать ЦДТ дан «Халык җыры» түгәрәген биргәннәр. Түләү зур түгел, шуңа күрә ул элеккечә күңел кушуы буенча эшли.

Дәресләргә дә, түгәрәккә дә әзерләнә, чыгышлар өчен үзе реквизитлар ясый. Дөресен генә әйткәндә, арый, клубта чирек ставкага эшли дә бит әле, әмма балалар белән эшләү нәтиҗәләре канатландыра.

- «Әгәр сезгә икенче сыйныф укырга килсә, безне ташламассызмы?» дип хәзер үк борчыла балалар. Дөресен генә әйткәндә, әлегә бу турыда ныгытып уйлаганым юк, әмма башланган эшне дәвам итәрмен кебек.

2025 елгы җиңүләр

Ел башыннан ансамбль җиңүләр сандыгын яңа уңышлар белән тулыландырды.

Җиңүнең 80 еллыгына «шли солдаты на войну», «Моя армия», «Три танкиста», «Благодарим, солдаты» җырларын өйрәнәләр һәм «Йолдызлык» сайлап алу этабында һәм «Чишмә» үзәгендә патриотик җырлар конкурсында чыгыш ясыйлар. Үзәктә бер җыр белән 1нче һәм икенчесе белән 3 урынны яулыйлар. Чыгыш ясау өчен ата-аналар аларга гимнастеркалар, сугыш чоры пилоткалары сатып алган.

Январь аенда беренче тапкыр өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында чыгыш ясыйлар. Наталья Александровна аларны бик җылы кабул итүләрен, ә өлкән буынның балалар белән аралашуы ике якка да уңай йогынты ясавын сөйләде. Әби-бабайлар аларны сыйлыйлар, балалар үзләре дә бүләкләр белән килә. Җиңү көне алдыннан тагын килергә, дип килешәләр.

Автобус белән мәгариф бүлеге, мәдәният йорты һәм Ленино мәктәбе ярдәм итә. Наталья Александровна оешма җитәкчеләре Анна Бутина, Валентина Семеняк һәм Владимир Валасеевка бик рәхмәтле. Ата-аналар үз машиналарында да йөртәләр. «Мондый ярдәм белән эшләү рәхәт», - диде педагог.

Хәзер «Родничок» үзләренең авыл клубында Әниләр бәйрәмендә чыгыш ясарга әзерләнә. Ансамбльдә Наталья Александровнаның бердәнбер оныгы Карина да җырлый. Кызның үз җиңүләре дә шактый: күптән түгел рус телендә районда үткәрелгән Тукайга багышланган сәнгатьле уку конкурсында 1нче урын, 1 мартта «Масленица гүзәле» конкурсында 2нче урын алган. Хәзер Наталья оныгы белән Җиңүнең 80 еллыгына «Җир-табышмаклар планетасы» район конкурсы кысаларында бабасы турындагы видео-проект (җырлар, шигырьләр)  әзерлиләр. Каринаның бабасының бабасы өч сугышта –Беренче бөтендөнья сугышында, Гражданнар сугышында (Буденныйның атлы гаскәрендә сугышкан) һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Ышанычлы тыл

Наталья Александровна өч баланы үзе генә үстерә, ире Александр 20 ел элек вафат була. Ул вакытта кече улы Сашага 5 яшь була, өлкән улы Максимга – 12, кызы Маринага-13.

- Балалар миңа һәрвакыт ярдәм иттеләр. Зур хуҗалы-гыбыз бар иде: ике сыер, 3-4 дуңгыз, бер үгез асрадык. Каз, үрдәк, бройлерларны күп тоттык. Балалар ашаттылар да, чистарттылар да, азык та әзерләделәр. Максим 12 яшендә печән чабарга өйрәнде, 14 яшендә - мотоблокта эшли башлады.

Ул Чистайдагы КАИ-«Вос-ток»ка укырга кергәч, ирләр эстафетасын кече улы ала. 11 яшендә инде триммер белән чаба. Терлек асраудан туктамыйлар, чөнки уку өчен түләргә кирәк. Олы улы армиядән кайткач, әнисенә: «Җитәр, без хәзер эшлибез инде, үзеңне сакла», - ди. Хәзер тавыклар гына тоталар, ике эте, мәчесе бар. Бакчаның яртысы – 15 сутый гына утыртыла.

Олы уллары Чаллыда, Марина белән Александр Ленинода яши, ул читтән торып Әлмәт төзелеш техникумының 2 курсында укый. Сүз уңаеннан, әниләре аларны да балачактан җырга тарта. Сәхнәләрдә чыгыш ясыйлар, республика конкурсларында призлы урыннар яулыйлар.

6 мартта Наталья Александровна үзенең туган көнен билгеләп үтте.

- Балаларым һәрвакыт таянычым булды, - ди безнең героиня. - Мөгаен, өйдәгеләр ярдәм иткәнгә эшем уңышлы барадыр. Без бит ышанычлы тыл булганда гына нәрсәгәдер ирешәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев