Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Петропавел Бистәсендә су белән тәэмин итүне яхшыртуга 860 мең сумнан артык акча тотылган

Үзара салым ярдәмендә авыл халкының тормыш - көнкүрешен яхшыртуга тагын бер адым ясалган.

Петропавел АҖдә узган халык җыеннарында халыкның күпчелеге үзара салым буенча акча җыюны хуплап тавыш биргән.

Авылда яшәүчеләрнең АҖ башлыгы Дмитрий Никитинның башкарылган эшләреннән һәм  тәкьдим ителгән хисабыннан канәгать калуы күренеп тора, анда теге яки бу планлаштырылган эшкә кертелгән һәр сум акланган. Ә бит эшләнгән эшләр  аз түгел. Башкарылган эшләрнең иң күләмлесе - су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлау һәм реконструкцияләү. Материаллар һәм җиһазлар сатып алуга, өзеклекләрне бетерү, торбаларны алыштыру (1130 метр) һәм килешү буенча эшләргә түләүгә 807 мең сум киткән һәм шуңа өстәп 60 мең сум - суэтем башнясына автоматика, запас частьләр сатып алуга һәм башкарылган эшләр өчен түләүгә тотылган.

Совет урамында 30 еллык су торбаларын алыштырганнар, бу урамда яшәүче Люция Шәфыйкова сүзләренә караганда, су үткәргечтән өйгә килүче иске су торбаларында кышын су туңа торган булган, аларны җылытырга туры килгән, бу уңайсызлыклар китергән. «Хәзер яңа торбалар белән бу хәл кабатланмас дип өметләнәбез, - ди пенсионер, - ә киләсе елга үзара салым акчаларына нинди мәсьәләләрне хәл итү кирәклеген АҖ башлыгы үзе яхшырак белә, без аны хуплыячакбыз һәм акча кертәчәкбез».

Людмила Мазилина да суүткәргеч алмаштырылудан канәгать:

«Хәзер юлның яхшыруын да көтәргә мөмкин, - ди ул, - дөрес, безнең йортка кадәр юл яхшы. Тик күршеләрдә дә яхшы булсын. Шулай да, АҖ башлыгына бер соравым бар: «Безнең йорт каршындагы бушлык нигә чүп үләннәреннән чабылмый?».

Бу сорауны без Дмитрий Никитинга юлладык:

- Бу участокны әлегә хәтле МТЗ тракторындагы роторлы чапкыч белән чабып булмый иде, чөнки анда чокырлар һәм зур ташлар бар иде. Бульдозер белән ул тирәне тигезләгәч, анда да чаба башлыйбыз».

Юлыбызда очраган Людмила Веревина, үз эшчәнлеге буенча кайчагында почтальонны алмаштыра, ә хат ташычуга елның теләсә кайсы вакытында барлык юл каршылыклары да таныш. Людмила, үзара салымны керткәннән соң, кышын кар белән капланган юллар булмавы, юл өзеклегендә үтә алмаслык участоклар юклыгы, ә чапкыч алу белән җәй көне  юл кырыйлары чистаруы турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Андреевка авылында яшәүче Надежда Сергеева да, аларның авылында үткән җыенда үзара салымнан канәгать булмаган кеше юк, ди. Киләсе елга авылдагы ике урам ( Яшьләр һәм Үзәк урамнары) тагын бер тыкрыктан яхшы юл белән тоташтырылачак, ташлар кайтарылган инде. Юлларны чистарту һәм яктырту буенча сораулар юк, ә барлыкка килсә, җитешсезлекләр тиз бетерелә.

АҖ башлыгы авылдашларына килеп туган проблемалар турында хәбәр итүләре өчен рәхмәтле. «Халык контроле – ул иң ышанычлы контроль», - ди Дмитрий. Эш вакытында тоткарлык килеп чыкса аңлаулары өчен, теләсә нинди мәсьәләләрдә, шул исәптән җыенда  2021 елга планнар буенча фикер алышуга чыгарылган тәкъдимнәрдә дә хуплаулары өчен рәхмәтле.

«Без авыл халкы белән берлектә иске су үткәргечне (тагын 2 км 300 м калган) алыштыру, АҖ территориясен чүп үләннәреннән чабу, кышкы чорда юлларны кардан чистарту һәм Андреевка авылының Үзәк урамы буенча юл төзелеше эшләрен дәвам итәргә ниятләдек» - ди Дмитрий Никитин.

Андреевка авылының ике урамын ташлы юл тоташтырачак. Д. Никитин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев