Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Призлар алучыларны редакциябездә көтәбез

Төп приз – электр иттарткыч Яңа Чишмәдән Алсу Нуретдиновага булды

24 июльдә «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясендә 2026 елның 2 яртыеллыгына язылучылар арасында призлар уйнатылды.

22 июльгә кадәр редакция газетабызга язылу турында квитанцияләр кабул итте. 249 кеше үз квитанцияләрен җибәрде.

Редакция хезмәт-кәрләре составындагы комиссия контактта безнең социаль челтәрдә туры эфирда призлар уйнатты.

Иганәчебез Ринат Мөхитовтан төп бүләк – электр иттарткычы Яңа Чишмәдән Алсу Нуретдиновага чыкты.

- Җиңүемә бик шатландым, сезгә һәм иганәчеләрегезгә рәхмәт, - ди Алсу.  – Район газетасына даими язылабыз, барлык материалларны, бигрәк тә «Авыл һәм кешеләр» рубрикасы, юбилярлар, үткәрелә торган чаралар турында язмаларны кызыксынып укыйбыз. Мин укытучы булып эшлим һәм миңа мәктәп чаралары турындагы материаллар, хезмәттәшләремнең чыгышлары бик кызыклы.

Түбәндә призлар откан кешеләрнең исемнәрен бастырабыз һәм эш көннәрендә 8:00 дән 17:00 гә кадәр бүләкләрен килеп алуларын сорыйбыз (паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ булу шарт).

Фәхретдинова Р. Г. (Яңа Чишмә) - стена сәгате

 Галиуллина Т. М (Яңа Чишмә) - акчалата сертификат

Шолгина Н. В. (Яңа Чишмә) - чәйнек

Миръякупова Г. А. (Чаллы Башы) - лейка

Залакова В. Х. (Яңа Чишмә) - автомобиль кабызу өчен чыбыклар

Фоменцева Н.В. (Яңа Чишмә) - түгәрәк ризык савыты

Сәлахова Н. С. (Яңа Чишмә) - акчалата сертификат

Әдиятова А. М. (Яңа Чишмә) - тырма

Роднина О. Н. (Яңа Чишмә) – барбекю җайланмасы

Хисмәтуллина Л. М. (Чаллы Башы)- сиптергеч

Фәтхетдинова И. Р. (Яңа Чишмә) - бокал җыелмасы

Шәйхетдинова А. М. (Яңа Чишмә) - акчалата сертификат

Реброва Л. И. (Яңа Чишмә) - тәлинкәле чынаяк

Хәйруллин Х. К. (Тубылгытау) - лейка

Финагентова А. С. (Яңа Чишмә) - акчалата сертификат

Феоктистова Н. А. (Яңа Чишмә) - электр чәйнеге

Лазарева О. И. (Яңа Чишмә) - савыт-саба җыелмасы

Косарева Е. А. (Яңа Чишмә) - акчалата сертификат

Нуртдинова А.Х. (Яңа Чишмә) - электр иттарткычы (төп приз).

Без язылучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә укучыларыбыз булып калуларын телибез. Призлар уйнатуны без алдагы язылу кампанияләрендә дә уздырырга планлаштырабыз.

Редакция иганәчеләребез Ринат Мөхитовка, Рамил Нуретдинов, Любовь Гулькова, Рәфис Хәбибуллин, Фәнил Саматов, Нияз Галәветдинов, Сергей Ребров, Александр Карпов һәм Вячеслав Тухтамановка бүләкләр алуда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерә. Аларга нык сәламәтлек һәм бизнесларында уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев