Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Продукция күбрәк булган саен, субсидия дә күбрәк

    Авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары белән үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә 2019 елның беренче яртыеллыгында терлекчелектәге эш нәтиҗәләре тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.


    Агымдагы елның 6 аенда терлекчелектәге эшләргә тәфсилле анализ белән район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов чыгыш ясады.
    Җитештерү 
    күрсәткечләре
    МЭТ-нең баш саны узган ел белән чагыштырганда 101 % (15941 баш) тәшкил итә яки 88 башка күбрәк.
    Кызганычка каршы, дуңгызлар һәм сарыкларның баш саны кими бара. Районда сарыклар 2203 баш калган ( 2018 ел дәрәҗәсенә карата 89 %), ә дуңгызлар нибары 69 баш кына (51 %).
    Атларның баш саны арта һәм 931 баш тәшкил итә (2018 ел дәрәҗәсенә карата 115 %).
    - Хуҗалык җитәкчеләренә субсидияне узган ел белән чагыштырганда 1 гыйнварга һәм 1 июльгә булган торыш буенча МЭТ нең баш саныннан чыгып исәпләячәкләре турында уйларга кирәк, - дип искәрде Вячеслав Козлов.
    Сөт җитештерү 13817 тонна тәшкил иткән, 2018 ел дәрәҗәсенә карата 104 % (507 тоннага күбрәк). “Агро-Основа” ҖЧҖ дә (137 тоннага күбрәк), “Зубов А.В.” КФХ да (61 тоннага күбрәк) һәм “Козлова М.И.” КФХ да (плюс 42 тонна) сөт җитештерү темплары әйбәт. Кызганычка каршы, “Закрома” ҖЧҖ үз позициясеннән чигенгән, монда сөт 2018 ел дәрәҗәсеннән 40 тоннага азрак җитештерелгән.
    Кызганычка каршы, 6 айда ит җитештерү буенча хуҗалыклар начар эшләгән - 1091 тонна җитештерелгән, бу 2018 ел дәрәҗәсеннән 125 тоннага азрак. Иң аз күрсәткеч “Агро-Основа” ҖЧҖ дә (85 тоннага азрак) һәм “Архангельское” КФХ да (24 тоннага).
    Шунысы сөендерә, бозаулар саны 2018 ел дәрәҗәсеннән югары. Барлыгы 3208 бозау алынган, бу үткән ел дәрәҗәсеннән 181 башка күбрәк.
    Барлык күрсәткечләргә тәфсилле анализ ясаганнан соң Леонид Богомолов хуҗалыклар рейтингын атады. Ул 4 күрсәткечне исәпкә алып төзелгән: МЭТ нең баш саны, тулаем савым, ит җитештерү һәм үрчем алу (2018 ел дәрәҗәсенә карата).
    “Савельев А.А.”, “Козлов В.А.”, “Зубов А.В.” һәм “Садыйков М.Х.” КФХ лар барлык күрсәткечләрне үтәгәннәр, калганнарында 1-2 шәр күрсәткеч үтәлмәгән.
    Район башлыгы Вячеслав Козлов кайбер хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын аклап булмаслык дәрәҗәдә киметүләрен, хуҗалык ихтыяҗларына күп сарыф итүләрен (6 айда 703 баш МЭТ) ассызыклады. Ул шулай ук “Агро-Основа” ҖЧҖ дә сыерларның баш санын 4000гә кадәр арттырырга ниятләүләрен дә билгеләп үтте, моның өчен Акъярда 200 һәм 350 башка тагын ике ферма ачылу планлаштырыла.
    Икътисадый 
    күрсәткечләр
    5 айлык күрсәткечләр турында (ярты еллыкка мәгълүматлар әлегә әзер түгел) район авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Энҗе Гинатуллина җиткерде.
    Акчалата керем 5айда 350 млн. сум тәшкил иткән (2018 елга карата 127 %), шул исәптә 295 млн. сумы терлекчелек тармагына туры килә.
    5 айда уртача айлык хезмәт хакы 17,9 мең сум тәшкил иткән. Бары тик “Агро-Основа” ҖЧҖ дә генә уртача район күрсәткеченнән югары – 18,6 мең сум, ә “Савельев А.А.” һәм “Әхмәтвәлиева Г.Г.” КФХ ларда ул нибары 12-13 мең сум гына тәшкил итә.
    5 айда хуҗалыклар 12,6 млн. сум керемгә карап салына торган салым  түләгән. Салымнарның 60 % тан артыграгы “Агро-Основа” ҖЧҖ өлешенә туры килә (7,2 млн. сум), “Козлова М.И.” КФХ - 700 мең сумга якын, “Игенче” ҖЧҖ – 600 мең сум һ.б.
    Ел башында дәүләт ярдәме күләме 103 млн. сумнан артык (!) тәшкил иткән. Шул исәптә “Агро-Основа” ҖЧҖ – 38,8, “Игенче” ҖЧҖ – 10,2, “Козлова М.И.” КФХ – 10,7 млн. сум, калганнарында – азрак, сатылган продукция һәм терлекләрнең баш саныннан чыгып. Субсидияләр күләме җитештерелгән продукция күләменә бәйле.
    Киңәшмәдә статистика бүлеге начальнигы Валентина Прыткова халыкның шәхси хуҗалыкларында терлекләр саны турындагы информация белән чыгыш ясады, район ветеринария берләшмәсе начальнигы Олег Мандрейкин сыерларда лейкоз һәм әзерләнә торган азыкларның сыйфаты буенча эшләр торышына анализ ясады, авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Алексей Пузиков комбайннарны бөртеклеләрне җыеп алуга хәзерләү һәм техника куркынычсызлыгы турында җиткерде. Киңәшмәгә йомгак ясап,  район башлыгы Вячеслав Козлов терлекчелектәге агымдагы эшләр торышына тукталды, хуҗалык җитәкчеләренә терлекләрне тулы кыйммәтле ашатуны контрольдә тотарга (кырларда “швед өстәле” – барлык төр азык та бар), ындыр табакларын уңыш кабул итүгә әзерләргә, территорияләрне төзекләндерергә, шәхси хуҗалыкларда печән хәзерләү һәм парга калдырылган җирләрне эшкәртергә чакырды. 
    Азат Мусин.
    Автор фотосы 


     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: