Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Программа эшли

16 октябрьдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 36 нчы утырышы булып үтте. Анда кайбер мәсьәләләр каралды. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Утырыш эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашты.

Яңа Чишмә районында Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауны үткәрү нәтиҗәләре турындагы көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча информация белән Яңа Чишмә территориаль сайлау комиссиясе рәисе Нина Иванова чыгыш ясады.
Район территориясендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт һәм муниципаль ярдәм күрсәтү Программасының үтәлеше турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова хәбәр итте. 2014 елның 1 октябренә районда 113 хуҗалык итүче субъект (юридик затлар) һәм 274 шәхси эшмәкәр үз эшчәнлекләрен алып баралар. Бизнес өлкәсендәге төп эшчәнлек - сәүдә итү, әмма көнкүреш хезмәте күрсәтү, продукция эшкәртү буенча яңа производстволар да ачылып тора. Район Советы һәм башкарма комитеты бизнесны алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру буенча һәрчак ярдәм итә.
Аннан соң депутатлар 2014 елга һәм 2015-2016 еллар планы чорына район бюджетына һәм Яңа Чишмә муниципаль районы Уставына үзгәрешләр керттеләр. Әлеге мәсьәләләр буенча информация белән Финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Наталья Завалишина һәм район Советында оештыру бүлеге баш белгече Надежда Бурова чыгыш ясадылар.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Гордеева районның муниципаль милкен хосусыйлаштыру программасына үзгәрешләр кертү трындагы информация белән чыгыш ясады. Каралган барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Аннан район башлыгы Вячеслав Козлов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин район Советы депутаты, поликлиника мөдире Рәфис Вафинга Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хатын һәм истәлек билгесен тапшырдылар. Әлеге бүләккә ул районда сәламәтлек саклау өлкәсендә намуслы хезмәте өчен лаек булды.
Шуның белән Яңа Чишмә муниципаль район Советы утырышы үз эшен төгәлләде.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X