Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Рафаэль Нәбиуллин: “Авыл магнит кебек үзенә тартып тора”

Әдәмсә авыл җирлегенең Бакташ авылында яшәүче Рафаэль Нәбиуллин 1980 елда ТАССР Югары Советының 10 нчы чакырылыш депутаты итеп сайланган була.


Әлеге чакырылышка сайланган 250 кешенең социаль портреты бик тә төрле була. ТАССРның Югары Совет депутатлары арасында фән һәм мәдәният эшлеклеләре, хәрбиләр һәм министрлар, укытучылар  һәм табиблар, предприятие директорлары һәм җәмәгать эшлеклеләре, эшчеләр һәм колхозчылар була. Аңлашыла да инде, гади колхозчыны депутат итеп сайламыйлар. Яшь авыл егетенең мондый югары ышанычка ничек лаек  булуы хакында элеккеге  Калинин исемендәге колхоз рәисе Михаил Борисов сөйләде.
- Рафаэль Нәбиуллин армиядә хезмәт иткәннән соң Бакташка кайтып Калинин исемендәге колхозда механизатор булып эшләде. Эшләвенең беренче елында ук инде колхоз эшчеләре арасындагы социалистик ярышта җиңүче, ә аннан соң Чистай районының алдынгы механизаторы булды. Өстәвенә ул актив комсомол да иде. Шулай итеп комсомол башлангыч оешмасы һәм колхоз идарәсе ТАССР Югары Советы депутатына аның кандидатурасын тәкъдим итте. Мин ул вакытларда мәктәп директоры булып эшли идем инде һәм 1981 елда Рафаэльне КПСС әгъзасына кабул итүне дә хәтерлим.
Авыл хуҗалыгында 42 ел механизатор булып эшләгәч Рафаэль Сәгыйдулла улы быелгысы елның көзендә лаеклы ялга чыккан. Безнең аңа беренче сорауыбыз менә нинди  иде.
- Ял итеп буламы соң?
- Әлегә аңлый алмыйм, әйтерсең лә мин чираттагы ялда гына.
- Рафаэль, депутат статусы синең тормышыңа йогынты ясадымы?
- Белмим, бәлки Мәдинә мин депутат булганга гына кияүгә чыккандыр, - дип шаяртты һәм җитди итеп болай диде, - мөгаен, үземнең төп эшемә тагы да җаваплырак карый башлаганмындыр.
- Сессияләрдә ниндиерәк мәсьәләләр карала иде, хәтереңдәме?
- Авыл кешесе буларак, мине борчыганы ул халык куллану товарларын җитештерүне арттыру, аларның сыйфатын яхшырту буенча чаралар, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүне үстерү һәм республикада юл төзелешен яхшырту турындагы мәсьәләләр иде.
- Сез атап үткәннәрнең кайсылары сезнең Бакташка кадәр “килеп җитте” ?
- Ә ул вакытларда товарларның сыйфаты, сәнәгать товарымы ул, азык төлекнекеме, хөрмәткә лаек иде. Кайдадыр, безнең районда да юллар төзелде, Көнкүреш йорты дип аталганы да яхшы эшләде. Безнең авылда да кибет бар иде, билгеле бер вакытка кадәр ул да ярап торды. Менә шушы вакыттан соң бездә хәзер атнасына бер тапкыр килгән автолавка гына.
- Цивилизациялерәк урынга китү теләге булмадымы соң?
-Юк, мондый теләк булмады, сәбәбе дә гади – мин җирне яратам. Хатыным Мәдинә дә (ул Зирекледән) авыл тормышын ярата. Бездә монда бик матур, саф һава. Мин Финляндия чигендә хезмәт иттем, россиянең байтак шәһәрләрендә булдым, бездәге кебек матурлыкны бер кайда да күрмәдем, хәтта Мәскәүдә дә.
- Син фәкать кыенлыклардан гына курыкмыйсыңдыр?
- Шулайдыр. Кечкенә авылларда яшәүче халыкка мәктәп еллары җиңел булмады: язын-көзен велосипедта, ә кышын күрше авылга (Әдәмсәгә) дәресләргә җиккән атларда йөрдек, аның каравы күңелле иде. Өлкән сыйныфларда исә Зирекле интернатындагы тормыш безне мөстәкыйльлеккә өйрәтте.
Һәм үсеп буй җиткәч тә безгә беркайчан да күңелсез булмады, әйтик эш, хуҗалыктагы мәшәкатьләр. Ул менә хәзер генә бездә бер сыер, бозау һәм берничә сарык. Ә җәен казлар, үрдәкләр, бройлерлар үстерәбез. Алар моңсуланып утырырга ирек бирмиләр. Урманга еш барабыз, гөмбә, җиләк җыябыз, шәһәрдәге туганнарга кунакка барабыз, алар да бездә еш кунак була.
Безнең авылда тагын бер нәрсә бар әле: якташларыбызның күпчелеге, пенсиягә чыккач шәһәрдән ата-ана нигезенә кайтып урнаша. Авыл, магнит кебек, үзенә тартып тора. Шуның аркасында, бернигә дә карамастан, ул яши һәм матурая. Безнең кызларыбыз Гөлназ һәм Ландыш югары белем алдылар, Түбән Камада яшиләр һәм эшлиләр. Олысы шин заводында икътисадчы, кечкенәсе мәктәптә эшли. 
Ике оныгыбыз бар, каникул вакытларында авылга кайтырга бик тә яраталар. Кем белсен, бәлки алар да үзләренең ата-бабалары җирендә яшәргә теләрләр әле.

Әңгәмәне Лариса 
ФЕДОРОВА алып барды. 
Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев