Район башлыгы кыска вакытлы ялда булган сугышчылар белән очрашты
Чәй табыны артында хезмәт барышы, өйдәге хәлләр, проблемалар бармы-юкмы икәнлеге турында сөйләштеләр.
Очрашуга район үзәгеннән ике, шулай ук Петропавел һәм Черемухово Бистәләреннән хәрбиләр килгән иде.
Вячеслав Козлов сугышчыларыбызга, аларның гаиләләренә күрсәтелгән гуманитар ярдәм турында кыскача гына әйтеп үтте, лаеклы хезмәтләре өчен хәрбиләргә рәхмәт белдерде. Ике атна элек ул үзе дә гуманитар йөк белән СВО зонасына барып, безнең егетләр белән очрашкан иде.
Безнең сугышчылар хезмәттәге көнкүрешләре турында сөйләделәр һәм күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Кыска вакытлы ялда алар туганнары белән очрашалар, өйләрендәге хуҗалык эшләрен эшлиләр һәм тиздән кабат хәрби хезмәт урыннарына китәргә җыеналар.
Очрашу ахырында район башлыгы аларның һәркайсына акчалата ярдәм тапшырды.
Чарада шулай ук төрле оешма җитәкчеләре, ветераннар Советы рәисе Александр Скоков һәм волонтерлар да катнашты.
— 20 ноябрьдә чираттагы гуманитар йөк белән СВО зонасына барачакбыз, җылы киемнәр, аяк киемнәре, азык-төлек, мич — буржуйкаларга һ.б. өстенлек бирәбез, — диделәр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев