Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Район башлыгы Вячеслав Козлов Акъяр авылыннан Диләрә исемле кызның теләген тормышка ашырган

Вячеслав Козлов «Теләкләр чыршысы»ннан Акъяр авылыннан Диләрә Мусинаның иҗади эшләнмә җыелмасы булдыру турында хыялланып язган открыткасын алган. Диләрә рәсем ясарга бик ярата икән. Бүген муниципалитет башлыгы аны якынлашып килүче Яңа ел белән котларга барган.

 «Баланың яңа ел хыялын тормышка ашырырга булышу - без булдыра ала торган эш. Яңа елда балаларыбызның чын күңелдән яхшылыкка ышануларын телим», - дигән Вячеслав Козлов.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов әлеге күп балалы гаиләдәге тагын бер баланың - Камиләнең теләген тормышка ашырган. Аңа курчак бүләк иткән.

Тимурның хыялы да тормышка ашачак - аңа ноутбук бүләк ителәчәк.

Балалар үзләренең көтеп алынган бүләкләрен шатланып һәм дулкынланып кабул иткәннәр.

Район башлыгы Мусиннар гаиләсенә яңа ел кәефе, ныклы сәламәтлек һәм барлык теләкләренең һәрвакыт тормышка ашуын теләгән.

#новошешминск #новошешминскийрайон

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев