Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Район башлыгы һәм медицина хезмәткәрләре: ачыктан-ачык сөйләштеләр

6 февральдә район башлыгы Вячеслав Козлов РҮХ коллективы белән очрашты. Барысы турында да сөйләштеләр: уңышлар турында да, проблемалар турында да.


- Узган елда район сәламәтлек саклау эшенә тулы отчет медсоветның киңәйтелгән утырышында биреләчәк, - диде РҮХ баш табибы Рафис Вафин. – Безнең коллективның территорияне төзекләндерүдәге хезмәтләре турында гына билгеләп үтәм: икеайлык нәтиҗәләре һәм яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнү буенча без районда призлы урыннар алдык; спорт чараларында актив катнашабыз; торак пунктларга чыгып халык белән профилактик әңгәмәләр үткәрүне гамәлгә керттек; яңалык керттек һәм исерткеч эчемлекләргә бәйле кешеләрне дәвалау белән актив шөгыльләнәбез; узган елдагы төп уңыш – бу районда үлүчеләр санын киметү һәм бигрәк тә эшкә сәләтле кешеләр арасында.
Вячеслав Козлов кыскача гына район икътисады турында сөйләде, аны үстерүдә ШЯХ да терлекләрнең баш санын арттыру шактый роль уйнавын да билгеләп үтте. Җыелучылардан шәхси хуҗалыкларында кемнәрдә терлекләр барлыгын да сорады. Күпләр терлек тотмый булып чыкты.
Район башлыгы экология, төзекләндерү, кадрлар эше, ташламага ия булучыларны дарулар белән тәэмин итү, табиб-пациент мөнәсәбәте турында да әйтеп узды. “Дәвалау процессының нәтиҗәлелеге күп очракта табибның пациент белән нинди мөгамәләдә булуы белән дә билгеләнә”.
- Медицинада безгә бәйле булмаган проблемалар да бар, әйтик, стационарга кергән даруларның югары бәядән булуы. “Әлеге мәсьәләне югары дәрәҗәдә караячакбыз”, - диде ул
Очрашуда катнашкан район прокуроры урынбасары Ленар Мисбахов мондый проблема башка район хастаханәләрендә дә булуын раслады. Ул шулай ук район медперсоналына пациентлар белән аралашканда сабыр булырга, провокацияләргә бирешмәскә (авыру кешеләр арасында андыйлар да очрый) киңәш бирде, килешү буенча эшкә килгән табиблар аны үтәргә тиеш, шулай булмаганда, алардан чыгымнарны түләттерәчәкләр, дип билгеләп үтте.
РҮХ хезмәткәрләре дә район башлыгына үзләренең сораулары һәм проблемалары белән мөрәҗәгать иттеләр.
Беренче сорау менә болайрак иде: “Тәрәзә төбендә төнлә исерек яшьләрдән ничек котылырга?” – диделәр Яңа Чишмә үзәгендә яшәүчеләр.
Бу сорауны чарада катнашкан участок уполномоченные Рәис Гыйззәтулинга юлладылар. Ул әлеге сорауны  контрольгә алды. 
Икенче сорау караучысыз (хуҗасыз) этләргә кагылышлы иде: тешләүләр белән мөрәҗәгать итүләр ешайган – бу сорау өлкән шәфкать туташы Любовь Маланчева тарафыннан бирелде.
Әлеге проблема хәл ителә: барлык торак пунктларда кыргый төлкеләр һәм күзәтүчесез этләр белән көрәш алып барыла.
Өченче сорау РҮХ янында автотранспортны кую, җәяүлеләр тротуары булмау, янгын сүндерү частеннән алып РҮХ гә кадәр булган участокта шоферларның җәяүлеләргә өстенлек бирмәүләре турында иде, аны табиб Илгиз Фазлыев җиткерде. 
Сорау игътибарга алынды. Проблема хәл ителәчәк.

Лариса Федорова. 
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X