Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Район башлыгы Вячеслав Козлов яңачишмәлеләрне Һава-десант гаскәрләре көне белән котлаган, бу хакта ул социаль челтәрләрдә үз сәхифәсендә язган

    «Хөрмәтле десантчылар һәм Яңа Чишмә районда яшәүче ВДВ ветераннары. Сезне Һава-десант гаскәрләре көне белән котлыйм!

    Һава-десант гаскәрләренең кораллы көчләр тарихына керткән өлеше бик зур.  Аларның Ватанга фидакарьлеге, батырлыгы һәм кыюлыгы тарих битләрендә мәңгелек дан белән сугарылган.
    «Канатлы пехота» күп еллар дәвамында анда хезмәт иткән ирләрнең батырлыгын һәм кыюлыгын гәүдәләндерә.
    Десант гаскәрләрендә хезмәт итү - ул ир затына зур ышаныч һәм хөрмәт күрсәтү, бу чын ирләр мәктәбе.
    Барлык ветераннарга һәм хәрби хезмәткәрләргә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм тыныч күк йөзе телим!»

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: