Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Район башлыгы якташлары - хәрби хезмәткәрләр белән очрашты

Район башлыгы Вячеслав Козлов якташлары - Украинадагы хәрби махсус операциядә катнашкан хәрби хезмәткәрләр белән очрашты, дип хәбәр итте район башлыгы ярдәмчесе Ирина Лобачева.

Ленинодан Николай Карасев һәм Яңа Чишмәдән Максим Песоцкий Украина территориясендә махсус операцияләрдә катнаштылар, сугышларда яраланалар, госпитальләрдә дәваланалар һәм менә өйләренә кайттылар.

Хәрби хезмәткәрләрне район башлыгы җылы кабул итте. Алар өйләре, туганнары, хезмәттәшләре турында сөйләштеләр, киләчәккә планнары белән уртаклаштылар. Егетләрнең хәзергесе вакытта сугышчан хәрәкәтләр зонасында булган якташлары, дуслары өчен бик борчылулары сизелеп тора.

Вячеслав Козлов егетләргә батырлыклары өчен рәхмәт белдерде, тизрәк терелүләрен теләде һәм аларның туганнарына, якыннарына кулдан килгәнчә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Очрашу истәлегенә район башлыгы егетләргә «Туганнарыгыз, кече Ватаныгыз белән һәрвакыт элемтәдә булыгыз», дип телефоннар бүләк итте.

Очрашуда «Чик сакчылары бердәмлеге»нең район филиалы җитәкчесе Виктор Калмыков та катнашты.

Ирина Лобачева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев