Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Район туучылар саны буенча-артта калучылар арасында

Яңа Чишмә районында барлыгы 13045 кеше яши, шулардан 6285 ир-ат һәм 6760 хатын-кыз. 2019 елның 8 аенда 81 бала туган, бу 1000 кешегә 9,4 не тәшкил итә, ТР буенча әлеге күрсәткеч - 11,0.

Соңгы 5 елда районда бу күрсәткеч елдан-ел кими бара. Мәсәлән, 2014 елның шул ук чорында 193 бала туган, 2015 елда - 169, 2016 елда – 164, 2017 елда – 126, 2018 елда-106 бала.
Районда демографик кимү сәбәпләре турында хакимияттә булып узган киңәшмәдә сөйләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк доклад һәм вәзгыятьне анализлау белән чыгыш ясады.
- Безнең район буенча туучылар саны республика күрсәткече белән чагыштырганда һәрчак түбән иде. Моның төп сәбәбе-бала табу яшендәге хатын-кызлар санының кимүе. Соңгы биш елда аларның саны 431 кешегә кимегән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң безнең балалар алга таба белем алу өчен шәһәргә китәләр һәм инде районга кайтмыйлар: 2017 елда-158, 2018 елда 143 укучы киткән. Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, РҮХ дә 2017 елда бала тудыру бүлеге ябылганнан соң туучылар саны кискен кимегән.
Абортлар санын киметү максатыннан хатын-кызлар консультациясенә мөрәҗәгать иткән хатын-кызлар белән әңгәмәләр үткәрелә. 9 ай эчендә 19 хатын-кыз мөрәҗәгать иткән, шуларның 14е йөклелек буенча исәпкә баскан. Калган 5 хатын-кызның инде өч һәм аннан да күбрәк баласы бар.  Йөклелек буенча бүгенге көндә 54 хатын-кыз исәптә тора. Авыруларны кисәтү максатларында йөкле ике кеше санатор-курорт дәвалавына җибәрелгән. "Балага узмау" диагнозы белән диспансер исәбендә 10 хатын-кыз тора. 2018 елда ЭКО программасы буенча 1 бала туган.
Балага узмауны кисәтү максатыннан яшүсмерләр белән аерым эш алып барыла. 14 бала аерым исәптә тора. Алар белән табиб-педиатрлар әңгәмәләр үткәрә.  Барлык яшүсмерләр ел саен диспансеризация узалар, органнарын тикшерү өчен 2 тапкыр УЗИ һәм 2 тапкыр табиб акушер-гинекологлар белән әңгәмә һәм карау узалар. Әлеге профилактик эш нәтиҗәсендә соңгы 3 елда районда яшүсмерләр арасында йөклелек күзәтелми.
Агымдагы елның 8 аенда район буенча 157 кеше үлгән һәм бу күрсәткеч җан башына республика күрсәткеченнән югары (1000 кешегә 18,1 – районда, 1000 кешегә - 11,0 ТР да). Яшь структурасында шундый күренеш күзәтелә: балалар үлеме - бер яшькә кадәрге 2 бала, эшкә яраклы яшьтәге 27 кеше (3 хатын – кыз), 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк - 55, 80 яшьтән өлкәнрәк-73. Үлем-китемне киметү өчен ир-атлар, бигрәк тә хезмәткә яраклы яшьтәге затлар белән профилактик эшне көчәйтергә кирәк, чөнки, анализ күрсәткәнчә, ир-атлар хатын-кызларга караганда күбрәк үлә.
Соңгы елларда яшьләрнең кимүе күзәтелә. 2017 елның гыйнварыннан 2019 елның июленә кадәрге чорны алыйк, шушы вакыт эчендә районнан 1228 кеше киткән, 1004 кеше килгән. Өстәвенә, читкә китүчеләр арасында күпчелекне – 35 яшькә кадәрге яшьләр, ә килгән кешеләр арасында күпчелеге пенсия яшендәге кешеләр тәшкил итә.
Валентина Семеняк докладында билгеләп үтелгән, районда уңай яшәү шартлары тудырылуга карамастан, демография кимүгә бара, юкса бездә балалар бакчасына чират юк, мәктәпләрдә уку бер сменада алып барыла, сәнгать мәктәбе, бассейн, физкультура-сәламәтләндерү комплексы, ресторан һәм кафе, парк, чаңгы базасы булса да.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев