Район волонтерлары 60 тан артык өлкән кешегә хезмәт күрсәткән
Бер көн эчендә генә дә Яңа Чишмә районы волонтерлары үз-үзләрен изоляцияләгән өлкәннәрдән азык-төлек товарлары һәм дарулар китерүгә 60тан артык гариза кабул иткәннәр.
Иң күп мөрәҗәгать Шахмай авыл җирлеге буенча булган - 18, аннан соң Ленино (14), Әдәмсә (10) авыл җирлекләре, калган җирлекләрдә – 3-5 шәр мөрәҗәгать. 62 мөрәҗәгатьнең 40ы - азык-төлек сатып алу, 20се - дарулар сатып алу, 2се - ТКХ хезмәтләре өчен түләү.
Өлкән кешеләр волонтерларга, нигездә, авыл җирлеге башкарма комитеты аша яисә турыдан-туры мөрәҗәгать итә.
Тәүлек буе эшли торган кайнар телефонга 8 (84342) 2-21-54 номеры буенча 2 көн эчендә ике мөрәҗәгать килгән һәм алар үз вакытында үтәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев